(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче апрель, Ксения Швецова). 25-нче апрельдән Татарстан
территориясендә янгыннар куркынычы сезоны башлана. Куркыныч зонасына беренче
чиратта урманнар, урман янындагы территорияләр, шәхси торак сектор һәм коллектив бакчалар керә. Янгынга каршы куркынычсызлык кагыйдәләрен бозучыларга
штраф салыначак: шәһәр халкы өчен 2 меңнән 4 меңгә кадәр, дәүләт хезмәтендәге затлар өчен 15 меңнән 30 меңгә кадәр, юридик затлар өчен 200 меңнән 400 мең сумга кадәр. Моның турында бүген Башкарма комитетта узган киңәшмәдә Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимерханов сөйләде.
Яз вакытында янгыннар очраклары ешая, моның төп сәбәбе –
чүп һәм үлән яндыру, күзәтүчесез калдырылган
учаклар. Ф.Тимерханов сүзе буенча, 2017 елда Казанда 600 янгын очрагы теркәлгән,
шул исәптән 233-се торак секторда. 25-нче апрельдән 25-нче майга кадәр булган
янгын куркынычы сезонында 60 янгын очрагы булган, шуларның 25-се
торак секторда.
Махсус янгынга каршы режим вакытында янгынга каршы
куркынычсызлык кагыйдәләрен сакларга кирәк. Урманнарга йөрүләрне чикләргә,
урман янында урнашкан торак массивларда урман хуҗалыгы белән килешмичә, коры үләннәрне
яндырмаска. Куркыныч сезонында учак ягулар, поселок территорияләрендә ачык ут кулланып эшләүләр
тыела. Шулай ук, янгыннар куркынычы сезонында янгын сүндерү җайланмаларын
тикшерергә, хезмәткәрләр арасында
өстәмә инструктаж үткәрергә кирәк.
“Бу вакытта Казан территориясендә коры үләннәр һәм чүп яндыру,
ачык һавада ашарга пешерү тыела. Азык әзерләү
тыелуы ачык утка гына түгел, мангалларга да тарала. Урман парк һәм урман
янындагы территорияләрдә
пиротехника кулланырга ярамый”, - диде доклад сөйләүче һәм кагыйдәләрне бозу административ штраф салуга китергәнен искәртеп китте.
Шәһәрнең аеруча
куркыныч участокларында патруль оештырырга планлаштырыла, ә куркыныч
зонасында яшәүчеләргә янгынга каршы корылмаларның комплектациясен тикшерергә, булган савытларны су белән тутырырга һәм янгын сүндерү техникасы өчен су чыганакларына керү юлларының ачык булуын тәэмин итәргә тәкъдим ителә.
Ф.Тимерханов искәртеп киткәнчә, 1-нче марттан Россиядә урман массивлары янындагы участокларны карап тоту бенча яңа нормалар
кертелде. Шул рәвешле, закон буенча, кар эреп беткәннән соң, урман янындагы территорияләрдә урманнан
10 метр киңлектәге җирләрне коры үләннән һәм чүптән чистартырга, яки урманны 0,5 метрдан кимрәк булмаган
киңлектәге янгынга каршы минераль полоса белән яки башка барьер
белән аерып алырга кирәк. Әлеге таләп дәүләт хакимияте
һәм җирле үзидарә
органнарына гына түгел, ә шундый
территорияләре булган барлык учреждениеләргә, оешмаларга, фермер хуҗалыкларына, иҗтимагый берләшмәләргә, шәхси эшмәкәрләргә һәм кешеләргә дә кагыла.
Март башында Казанда шәһәрнең янгын куркынычы булган яз-җәй сезонына әзерлеген тикшерү эшләре узды. Биредә Гражданнарны яклау идарәсе, Россиянең
Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәснең шәһәр буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм
профилактика эшләре бүлеге хезмәткәрләре катнашты. Тикшерү нәтиҗәләре буенча барлык районнарның администрацияләренә дә янгынга каршы куркынычсызлык нормаларын тәэмин
итү буенча эшчәнлекне көчәйтергә, администрация хезмәткәрләре саныннан торак массивларда патруль башкару өчен
профилактика патруль төркемнәре булдырырга тәкъдим ителде.
Шәһәр Мэры Илсур Метшин район башлыкларын торак массивларга аерым
игътибар бирүне сорады.
“Шәһәрдә кертелә торган махсус янгынга каршы режимны максималь төгәл итеп гамәлгә ашырырга
кирәк. Барлык хезмәттәшләремне дә, шәһәр поселокларының
район башлыкларын халык белән өстәмә аңлату эшләре үткәрергә сорыйм,
кешеләргә законнарның барлык нормаларын да җиткерергә
кирәк. Бу безнең җаваплылык икәнне онытмаска кирәк”, - диде И.Метшин.