(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче апрель, Алсу Сафина). Җиңү көнен бәйрәм итүгә әзерләнү сәбәпле,
Казанда кайбер ураманар буенча транспорт хәрәкәте чикләнә. Моның турында бүген эшлекле дүшәмбе барышында Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр итте.
Ул хәбәр иткәнчә, 3-нче һәм 5-нче майдан 18.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр траснпорт хәрәкәте Меңьеллык мәйданы һәм Ленин дамбасы юл өлеше буенча чикләнә. Бу гаскәр һәм сугыш техникасының тантаналы узуына репетиция белән бәйле. Моннан кала, 7-нче майда 9.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр һәм 8-нче
майда 19.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр концерт программасы репетициясе сәбәпле, Меңьеллык мәйданы юл өлеше машина хәрәкәте өчен ябык булачак.
Шулай ук, транспорт чаралары “Үлемсез полк” маршруты узачак юлларда чикләнә. Искәртеп китик,
акция узган ел маршруты буенча узачак – колонна К.Маркс һәм М.Горький
урамнары киселешендә Аграр университет районында формалаша һәм Меңьеллык мәйданына кадәр хәрәкәт итә. Былтыр “Үлемсез
полк” акциясендә 120 меңнән артык кеше катнашты.
9-нчы май көнне җәмәгать транспорты 5.00 сәгатьтән төнге 12.00 сәгатькә
кадәр эшлиячәк. Азат Абзалов хәбәр иткәнчә, Җиңү көнендә җәмәгать транспорты көчәйтелгән режимда эш итәчәк. Шул рәвешле, метрополитенда өстәмә составлар оештырылачак. Чаралар азагында Киров тыкрыгының Сул
як болак урамы һәм Ленин дамбасының нәшрият районнары тирәсендә өстәмә автобуслар
торачак.
Мәдәният идарәсе башлыгы сүзе буенча, юл чикләүләре булган урыннарда таранга каршы техника куелачак. Бәйрәм мәйданчыклары
территорияләрендә шартлаткыч маддәләр эзләү буенча
тикшерүләр уздырылачак. Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең шәхси составы белән берлектә эшкә хосусый сакчы предприятиеләр дә җәлеп ителәчәк. Шулай ук, медицина хезмәткәрләренең
дежурлыгы оештырачлак, ә ашыгыч ярдәм күрсәтә торган сәламәтлек саклау учреждениеләре көчәйтелгән график буенча эш итәчәк.
“Без транспорт, иминлек һәм сәламәтлек саклау буенча барлык бурычларның да әйбәтләп үтәлүен көтәбез”,
- дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин.