(Казан шәһәре
KZN.RU, 4-нче апрель, Екатерина Виславская). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Салмачи
бистәсендә ташкынны булдырмый калу мәсьәләсе буенча күчмә киңәшмә уздырды. Шәһәр
башлыгы Салмачи бистәсе белән Вишневка бистәсе арасындагы дамбаның халәтен һәм
биредә төзелгән шәхси йортларны су басу куркынычын бәяләде. Киңәшмәдә билгеле
булганча, быел ташкыннар вакытында кешеләрнең вакытлыча урнашып тору пунктлары
итеп кунакханәләр билгеленгән.
Салмачи бистәсендәге
йортларның күпчелеге Нокса елгасы буенда су басу куркынычы булган зонада
урнашкан. Жемчужная һәм Камышлы урамнары арасында дамба урнашкан, хәзерге
вакытта ул эрегән сулар агымнарына көч хәл белән каршы тора. Ноксада су
дәрәҗәсе күтәрелсә, Әтнә, Камышлы һ.б. моңа якын урамнарда урнашкан йортларны
су басачак. “Элек биредә су астында кала торган болыннар иде, үз вакытында моннан
ерак түгел карьер бар иде. 80-нче елларда аннан чыгара башлаганда, йортлар әле
юк иде. Ул вакытта дамбада ике торба, соңрак тагын 3 торба куелды. Ләкин алар
суны уздырып бетерә алмый”, - дип билгеләде проблеманы Гражданнарны яклау
идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимурханов.
Проблеманы беренче
чиратта Нокса елгасы аша күпер төзү хәл итәчәк – ул дамбадан озынрак булырга
һәм Камышлы урамы борылышына кадәр җитәргә тиеш. Моннан кала, елганың кайбер
урыннарында үзәнне тирәнәйтү һәм турайту эшләрен башкарырга кирәк. Хәзерге
вакытта белгечләр территорияне өйрәнә. Подрядчы оешма Нокса елгасы ярларын эрегән
суларны тоткарлап тора торган куак үсентеләреннән арындыра.
Казан Мэры проблемалы
урыннарны Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов
һәм Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров белән берлектә карап
чыкты. “Элек биредә кырлар, буш урыннар бар иде, су шунда китә иде. Соңгы 10 ел
эчендә Салмачида халык саны 2 тапкыр артты, Вишневкада – 2,5 тапкыр. Яңа
Вишневка, Привольный бистәсәрендә дә халык саны артты. Яңа күпер монда бик
кирәк”, - диде шәһәр башлыгы.
Башкарма комитет
җитәкчесе – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев сүзләре буенча,
узган елда проект документациясе әзерләнгән, төзелеш-монтажлау эшләренең якынча
бәясе 90 млн сум тәшкил итәчәк. Апрель-май айларында проект экспертизасы үткәреләчәк,
шуннан соң финанслау мәсьәләсен хәл итәргә кирәк була. “Хөкүмәткә мөрәҗәгать
итәчәкбез, башка вариант юк. Биредә күп кеше яши һәм ел саен ташкынны каршы
алырга кирәк. Проблема бик актуаль һәм яңа күпер төзелешен таләп итә”, - дип
билгеләп үтте Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы халык
белән эшләүнең әһәмиятен ассызыклап үтте. “Халыкка мәгълүмат бирергә кирәк. Һәркем
ташкын очрагында нәрсә эшләргә кирәклеген белергә тиеш. Сез дә беренче чиратта ярдәм
кирәк булган кешеләрне белергә тиеш: ялгыз яшәүчеләр, пенсионерлар, инвалидлар,
кечкенә балалары булган гаиләләр – барысы да әзер булырга тиеш”, - дип искәртте
Мэр. Фердинант Тимурханов хәбәр иткәнчә, коткаручылар һәр йортка кереп, анда яшәүчеләргә
ташкын вакытында үзләрне тоту кагыйдәләрен аңлаталар, милекләрен иминиятләштерү
кирәклеген искәртәләр. Су басу очрагына кешеләрне вакытлыча урнаштыру пунктлары
әзерләнгән. Быел бу максатларда кунакханәләр файдаланылачак.
Илсур Метшин
шәһәр хезмәтләренә җаваплылык зоналарын билгеләргә һәм ташкынны тулы әзерлек
белән каршы алырга кушты. “Барысы да Гадәттә тыш хәлләр министрлыгы, районнар
хезмәтләре һәм Тышкы төзекләндерү комитетының никадәр килешеп эшләүләреннән
тора. Ташкын булачак – кар гадәттәгедән 1,5 тапкыр артык. Һава торышы аяу
булып, кар әкренләп эрүен генә көтәргә кала, шулай да әзер булып торыгыз!”, -
диде шәһәр башлыгы очрашу азагында.
Искәртергә кирәк,
су басу куркынычы булган зонада 1223 кеше яшәгән 386 йорт тора. Белгечләр җитди
нәтиҗәләрне булдырмый калу өчен төрле чаралар үткәрә. Вознесенское бистәсендә кондызлар
аударган агачларны чистарталар. Чебакса бистәсе янындагы шул исемдәге буада бүгенге
көннән “Водоканал” МУП хезмәктәрләре кизү тора. Фердинант Тимурханов сүзләре
буенча, Константиновка бистәсендә башка төрле проблема – биредә яшәүчеләр
үзләре елганы чүпли, моның аркасында елгада су тоткарлана. Әлеге мәсьәлә дә
коткаручылар контроле астында тора.