Татарстан Президенты Бельгиянең Россия Федерациясендәге илчесе Жан Артур Режибо белән очрашты
president.tatar.ru
(Казан шәһәре
KZN.RU, 4-нче апрель). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты
Рөстәм Миңнеханов Бельгия Корольлегенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш
һәм улы вәкаләтле илчесе Жан Артур Режибо белән очрашты. Яклар сәүдә-икътисадый
һәм гуманитар хезмәттәшлек перспективалары, бизнес-структуралар эшен оештыру мәсьәләләре
буенча фикер алышты. Очрашуда Казан Мэры Илсур Метшин, ТР яшьләр эшләре һәм
спорт министры Владимир Леонов, ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов
һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов
Бельгия илчесенә Татарстанда гамәлгә ашырыла торган зур күләмле инфраструктура
проектлары, республиканың икътисадый һәм инвестицион мөмкинлекләре турында
хәбәр итте.
Очрашуда шулай ук
футбол буенча 2018-нче елгы дөнья чемпионаты кысаларында Бельгия спортчылары
һәм җанатарларының Казанда нинди шартлар тәэмин ителүе турында сүз барды. Төркем
этабы уеннарын Бельгия Мәскәүдә, Калининградта һәм Сочида уздырачак. Уеннары
уңышлы булса, финалның дүрттән бере матчларын Бельгия футболчылары Казанда һәм
Самарада үткәрергә мөмкин. “Бельгия спортчылары һәм җанатарларына
республикабызда уңайлы шартлар булдырырга әзербез”, - дип ышандырды Рөстәм
Миңнеханов.
Татарстанның
Бельгия белән Россия-Бельгия мөнәсәбәтләре кысаларында хезмәттәшлек тәҗрибәсе
бай. Узган ел көз "Алабуга" МИЗ территориясендә Бельгия компаниясе “Драйлок
Текнолоджиз” балалар һәм олылар өчен гигиена продукциясе җитештерү заводы
ачылды.