(Казан шәһәре
KZN.RU, 12-нче март, Ксения Швецова). Бүген эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет
җитәкчесе урынбасары – ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин торак һәм соцобъектларны
капиталь төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру механизмы үзгәрү хакында хәбәр
итте. Быелдан подрядчы оешманы Татарстан республикасында капиталь төзекләндерү
программасы төбәк операторы “ТР ТКХ фонды” сайлаячак. Гомумән алганда, 296 күп
фатирлы йорт һәм 49 соцобъект төзекләндереләчәк.
Шәһәр Мэры Илсур
Метшин әлеге чараның республика күләмендә әһәмиятен билгеләп үтте, ләкин районнар
башлыкларын подрядчыларның эшен җентекләп тикшерегә чакырды. “Беренче тапкыр
гына су астында суларга өйрәнмибез. Ләкин районнар башлыкларын һәм ТКХ
комитетын әлеге юнәлешне үз контроле астына алуларын сорыйм. Берәр җитешсезлек
сизсәгез, безнең тизлек, стиль һәм сыйфат булмаса, шул исәптән халык белән аралашуда
да, фонд җитәкчелегенә шунда ук хәбәр итәргә кирәк. Шәһәрлеләрнең безгә ышанычы
дәрәҗәсен төшерергә хакыбыз юк. Яңа форманы кертү тоткарлыксыз үтәргә тиеш”, -
диде Мэр.
2018 елда республика,
җирле бюджетның, шулай ук биналарның милек ияләренең капиталь төзекләндерүгә керткән
инвестицияләре, И.Гыйниятуллин сүзләре буенча, 1,922 млрд сум тәшкил итәчәк.
175 йортта эшләрнең тулы комплексын башкару каралган. Капиталь төзекләндерү
эшләренең кыска вакытлы планы “Ачык Казан” системасын анализлау нәтиҗәсендә
ясала.
Шәһәр башлыгы шундый
ук югары темпларны соцобъектларны капиталь төзекләндерү эшләрендә дә сакларга
чакырды.И.Гыйниятуллин сөйләгәнчә, 6 ел эчендә Татарстан башкаласында 1982 елга
кадәр төзелгән барлык 134 мәктәп тә һәм балалар бакчалары төзекләндерелгән. Эшләрнең
гомуми бәясе 3,4 млрд сум тәшкил итә. Быелның программасына 20 объект
кертелгән: мәктәп, 18 балалар бакчасы һәм 2012 елда ябылган балалар һәм
яшүсмерләр туризмы һәм экскурсияләр станциясе бинасы.
“Мәгариф
учреждениеләрен капиталь төзекләндерү программасы сырхауханәләрне төзекләндерү
программасы кебек үк көтелгән программа булып тора”, - диде И.Гыйниятуллин. Сүз
уңаеннан, сырхауханәләрне капиталь төзекләндерү эшләре быел да дәвам итәчәк.
Моннан кала,
чыгыш ясаучы сүзләре буенча, быел 8 яшүсмерләр клубы төзекләндереләчәк, шуннан
соң аларның сыешлылыгы 15 процентка артачак. Дәрвишләр бистәсендә бүлеп
бирелгән бинада төзекләндерү эшләреннән соң “Лазер” яшүсмерләр клубы ачылачак,
анда 700 бала һәм яшүсмер йөри алачак. Мэр билгеләп үткәнчә, яшүсмерләр клубларын
төзекләндерү ярдәмендә аларга буш вакытларын уздыру өчен күбрәк мөмкинлекләр
ачыла. Ел нәтиҗәләре буенча, Татарстан башкаласында 45 процентка якын яшүсмерләр
клубы төзекләндерелгән.
“Торак фондны һәм
социаль объектларны капиталь төзекләндерү программасын гамәлгә ашырган 10 ел
эчендә барлык механизмнар да автомат дәрәҗәсенә җиткерелде. Эшләргә өйрәндек,
төзекләндерелгән объектларга шәһәрлеләрнең тискәре фикерләре юк дәрәҗәсендә, -
диде И.Метшин. – Һәр очрашуда шәһәрлеләр яңа объектларны төзекләндерү турында
сорыйлар. Ә без вәгъдә итеп кенә калмыйбыз, барлык программа буенча да
бурычларыбызны үтибез”. Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, мондый уңышлар беренче
чиратта республика җитәкчелегенең әлеге сорауларга игътибарын күрсәтә.
“Конкрет
объектларда очрашачакбыз. Районнар башлыкларына үтенечем: Казанда программалар
күп, ләкин әлеге эшләр буенча сезнең күзәтүегез һәм, кирәк очракларда, бу
эшләргә катнашуыгыз кирәк. Һәр объектны капиталь төзекләндерү эшенә күңел
бирергә кирәк”, - диде Мэр.