(Казан шәһәре
KZN.RU, 12-нче март). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов
атаклы рус язучысы А.М.Горький һәм бөек опера җырчысы Ф.И.Шаляпин музеенда булды
(Горький ур., 10).
Чарада ТР вице-премьеры
Ләйлә Фазлыева, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры
Илсур Метшин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Президенты Олеся
Балтусова һәм башкалар катнашты.
2016 елда
учреждениеда зур күләмле төзекләндерү эшләре үткәрелде, шуның нәтиҗәләре
турында музей директоры Марианна Гаврилова Татарстан Президента хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, элеккеге экспозиция мәйданы буенча да, экспонатлар саны буенча
да күпкә ким иде. "Ике ел элек без яңа экспозициябезне ясадык. Ул вакытта
мезеебыз "Горький исемендәге мәдәни-мемориаль музей" исемен йөртә
иде, әмма чынлыкта ул 50 ел тирәсе Горький һәм Шаляпин музее иде. Хәзер уңышлы
гына туры килгәнчә, музей туган көнендә без аны Горький һәм Шаляпин музее дип
атыйбыз", - диде Марианна Гаврилова.
Бүген
А.М.Горькийга багышланган экспонатлар 40мең тирәсе, ә Ф.И.Шаляпинга
багышланганнары – 4 мең. Барлыгы музейда 700 дән артык төрде предмет тәкъдим
ителә: фотографияләр, хатлар, Алексей Горький һәм Федор Шаляпинның шәхси
әйберләре.
Экспозицияне
карагач, Рөстәм Миңнеханов ипи пешерергә өйрәтүче мастер-класста катнашты, аны
балалар өчен "Трактиръ у Горького" кафесы оештырган.
Шуннан Татарстан
Президенты республиканың иҗади интеллигенцияcе вәкилләре белән очрашты. Үзенең сәламләү
сүзендә ТР Президенты А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музеен реконструкцияләү
нәтиҗәләрен югары бәяләде.
Шул ук вакытта
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның музейлар мохитен яңарту кирәклеген билгеләп
үтте. “Алдынгы чит ил музейларында эш бөтенләй башка төрле оештырылган. Безгә халыкара
тәҗрибәләрне өйрәнергә кирәк. Музейларыбызның потенциалы бар, аларны
популярлаштырырга кирәк. Заман таләпләре һәм формалары буенча эшләргә кирәк”, -
ассызыклап үтте ТР Президенты.
Әңгәмә барышында
Рөстәм Миңнехановка Татарстан кинематографы уңышлары турында сөйләделәр. Мәсәлән,
бүгеннән “Мулла” һәм “Байгал” тулы метражлы фильмнар күрсәтелә башлаячак.
Очрашу кысаларында
Рөстәм Миңнеханов ТР Композиторлар союзы рәисе Рәшит Кәлимуллин белән татар
халкы элек-электән кулланган борынгы төрки музыка кораллары (кылкубыз, саз,
думбыра һ.б.) күргәзмәсен оештыру мөмкинлекләре турында сөйләште. Р.Миңнеханов
әлеге музыка коралларында уйнарга өйрәтү дәресләре оештыру мөмкинлеген карага
тәкъдим итте, дип хәбәр итә ТР президенты матбугат хезмәте.