(Казан шәһәре
KZN.RU, 13-нче март). Рөстәм Миңнеханов Зур гаилә уеннары – “Гаилә белән Хезмәт
һәм оборонага әзер” һәм “Без бергә” фестивальләрендә катнашучылар белән Казанның
181-нче мәктәбендә очрашты.
1224 укучыга
исәпләнгән күп профильле мәктәп 2017 елның 1 сентябрендә ачылды, хәзер анда 1
сыйныфтан 8 сыйныфка кадәр 843 казанлы белем ала. Аның нигезендә мәктәпкәчә
яшьтәге балалар өчен дәресләр, спорт һәм мәдәни чаралар уздырыла, бадминтон
үзәге эшли. Мәктәпкә керергә теләүчеләр саны арта – киләсе уку елында бер үк
вакытта алты беренче класс ачу планлаштырыла.
Рөстәм Миңнеханов
мәктәп ашханәсендә, декоратив- гамәли иҗаткүргәзмәсендә, “Минем Россия”
фотокүргәзмәсендә, аннан фестиваль мәйданнарында булды. “Гаилә белән Хезмәт һәм
оборонага әзер” Татарстанның белем бирү учреждениеләрендә “Хезмәт һәм оборонага
әзер” (ГТО) Бөтенроссия физик культура-спорт комплексы кышкы фестивале
кысаларында оештырыла. Беренче тапкыр анда укучылардан кала аларның ата-аналары
катнаша. Командалар ГТО номаларын йөзү, озынлыкка урыннан сикерү, тартылу,
чаңгы ярышлары, пневматик винтовкадан ату һ.б. дисциплиналар буенча тапшыралар.
ТР Президенты әлеге инициативаны хуплады һәм ата-аналарны әлеге процесска активрак
кушылырга өндәде. “Балаларның ата-аналары белән бергә спорт чараларында ничек
катнашуларын, иҗади күргәзмәләр оештыруларын күрдек, - диде ул. – Һәм бу бик
мөһим, чөнки ата-аналар мисалында үсеп килүче буыныбыз тәрбияләнә”.
181-нче мәктәпне
республика башлыгы югары бәяләде һәм Татарстанда мәгариф учреждениеләренең материаль-техник
базаларын ныгыту өчен күп эш башкарылуын, белем бирүнең заманча ысуллары һәм
алдынгы технологияләр куллануны билгеләп үтте. “Балаларыбызга мираска бина,
йорт, акча калдыра алабыз, әмма иң мөһиме – белем. Шуңа да балаларыбызга
сыйфатлы белем бирергә кирәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Чарада шулай ук
Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР вице-премьеры
Ләйлә Фазлыева, ТР Премьер-министр урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры
Рәфис Борһанов, Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров, Казанның
Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов һ.б. катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты
матбугат хезмәте.