(Казан шәһәре
KZN.RU, 12-нче март, Алсу Сафина). 2017 елның икенче яртысында “Казэнерго” АҖ
җылылык өчен тарифлары Идел буе федераль округының башка эре шәһәрләренең
җылылык белән тәэмин итүче оешмалары тарифларына караганда түбәнрәк иде: 1423
руб/Гкал. Эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, әлеге
саннар шатландыра. Шәһәр башлыгы искәртеп үткәнчә, “Казэнерго” җылылыгы белән
Казан куллучыларының чиреге файдалана.
Предприятиенең
генераль директоры Рөстәм Габделхаков игътибар иткәнчә, объектив чагыштыру өчен
җылылык күләме ягыннан тиңдәш булган оешмалар сайланды.
“Халык өчен
тарифлар һәрвакыт югары булачак, чөнки ай саен түләргә туры килә. Ләкин Идел
буе федераль округының тиңдәш булган предприятиеләре белән чагыштыру нәтиҗәсе
бездә иң түбән бәя икәнен күрсәтте. Бу эшне дәвам итәргә кирәк”, - диде Илсур
Метшин.
Шәһәр башлыгы
фикеренчә, “Казэнерго” челтәрләренә технологик тоташтыру өчен тарифлар ике
тапкыр кимү яхшы яңалык булып тора. “Казан бизнесы өчен бу сенсация
дәрәҗәсендәге яңалык”, - дип саный Мэр. Ул билгеләп иткәнчә, әлеге бурыч
куелган иде һәм моңа эчке резервлар ярдәмендә ирешелде.
“Шәһәребезнең
җылылык, су, электр белән тәэмин итүче башка оешмаларын да үзләренең
мөмкинлекләрен карарга чакырам. Кызганычка каршы, без һәрвакыт тарифлар арту
турында сөйлибез, ә монда нәтиҗә – ике тапкыр кимегән”, - диде шәһәр башлыгы.
“Казэнерго” генераль
директоры предприятиенең 2018 елга планнары хакында сөйләде: 11 пар казаны һәм
7 пар казаны бинасы реконструкцияләнәчәк, 10 пар казаны бинасы һәм үзәк җылылык
пункты диспетчерланачак.
“Космонавтлар,
12” пар казаны бинасында зур эш күләме башкарылачак. “Әлеге бинаны яңарту
җылылык энергиясен эшләп чыгару чыгымнарын киметергә ярдәм итәчәк”, - дип
аңлатты Р.Габделхаков.
Ул хәбәр иткәнчә,
кайнар су белән тәэмин итү челтәренең 5 километрын яңарту һәм 4 км челтәр төзү
планлаштырыла.
Моннан кала, 2018
елда 7 торак йортны һәм 2 балалар бакчасын “Казан вертолет заводы” ААҖ пар
казаныннан “Урицкий, 4” бинасына күчерегә планлаштырыла, 6 торак йортны – “Просто
молоко” идарә итүче компаниясе пар казаны бинасыннан “Олонецкий, 5” бинасына.
“Казэнерго”, “Водоканал”
һәм җылылык, яктылык һәм электр белән тәэмин итүче башка предприятиеләр өчен
төп бурыч – аварияләрсез эшләү”, - дип тәмамлады Мэр.