(Казан шәһәре
KZN.RU, 20-нче февраль, Екатерина Виславская). Ботаника һәм Ротор урамнары 2018
елга капиталь төзекләндерү планына кертелгән. Бу хакта бүген Казан Мэры Илсур
Метшин Вахитов һәм Идел буе районнары активистлары белән очрашуда сөйләде. Шәһәр
башлыгы Казанның 430 ишегалдын төзекләндерү планнары турында сөйләде һәм халыкның
Бакый Урманче урамында ачык спор мәйданчыгын төзү тәкъдимен кабул итте.
Шәһәр башлыгының казанлылар
каршында шәһәр хезмәтләренең узган елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча традицион
хисап чоры дәвам итә. Моңа кадәр ул “Электроприбор”, “Казаноргсинтез”, “Казанкомпрессормаш”,
“Казан оптика-механика заводы” хезмәткәрләре белән очрашты. Бүген Илсур Метшин Вахитов
һәм Идел буе районнарының башка эре предприятиеләре директорлары, сырхау- һәм
хастаханәләр, хокук органнары хезмәткәрләре, югары уку йортлары ректорлары,
мәктәпләр, балалар бакчалары һәм спорт учреждениеләре җитәкчеләре каршында
чыгыш ясады. Очрашу Г.Тукай ис. Татар дәүләт филармониясе концертлар залында
үтте.
“Вахитов һәм Идел
буе районнарын 340 мең кеше берләштерә. Бу сан Россиянең кайбер өлкә
үзәкләрендә яшәүчеләр санына тиң. Биредә фәнни һәм мәгариф потенциалы бар, иң
яхшы югары уку йортлары, мәктәпләр, оешмалар да монда урнашкан. Гадәттә, шәһәр
үзәге Татарстан башкаласында аеруча җаваплылык сизә, - диде шәһәр башлыгы. –
Районнарда яшәүче һәр кеше 10 ел элек ничек булганны исенә төшерсә, искитмәле
аерма күрәчәк, дип уйлыйм: яңартылган парклар, торгызылган тарихи биналар,
төзек юллар һәм башкалар”.
Шәһәр башлыгы
экология проектлары һәм яшел зоналарны төзекләндерүгә аерым тукталды. Ул искәртеп
үткәнчә, Республика Президенты карары ярдәмендә Урицкий, “Крылья Советов”, “Черек
күл” парклары, Горки-Әмәт урман-паркы, Җиңү паркы, Сыртланова урамындагы парк
төзекләндерелде, тулысынча кипкән Зур һәм Якты Аккош күлләре торгызылды. “2013
елдан Казанның 60 паркы һәм скверы яңартылды һәм бу эш дәвам итәчәк”, - диде
Илсур Метшин.
Шуннан соң ул
казанлылар сорауларына җавап бирде. Экология темасын 42 номерлы урта гомуми
белем бирү мәктәбе директоры Светлана Насыйбуллина дәвам итте. Ул Габишев
урамында сквер төзергә тәкъдим итте. “Программаның дәвам итүе шатландыра Ләкин
Габишев урамы районында йортлар бик күп, ул зонада берәр сквер, ял итү урыны
булсын иде. Мәктәп территориясен матур тотарга тырышабыз, халык та безгә ял
итәргә йөри”, - диде ул. “Габишев якларына да җитәрбез. Икътисад яхшырак эшли
башлар, кискен үзгәрешләр булмас, дип ышанып яшик һәм зур булмаган парклар һәм
скверларга да җитәрбез”, - дип вәгъдә итте ул. Өстәп әйтергә кирәк, быелга
бюджет чараларына 8 җәмәгать киңлеген төзекләндерү каралган.
“Восточный”
территориаль җәмәгать үзидарәсе рәисе Дамир Иманголовны Нокса елгасы аша (Салмачи
һәм Привольный бистәләре районында) күпер төзелеше кызыксынырды. И.Метшин
сүзләре буенча, бу сорау инде хәл ителә – проект эшләре башкарыла, алар
тәмамлангач, финанслау чыганаклары каралачак. “Проектка финанс чаралары бүлдек,
тәмамлангач, аны республика программасына кертәбез һәм төзелешне булдыру
өстендә эшләрбез. Планда бу бар, проблема барлыгын беләбез, шуңа да беренче
этабына акча бүлдек”, - дип аңлатты ул.
“Ротор һәм
Ботаника урамнарын, бигрәк тә киселешне төзекләндерү планлаштырылмыймы?”, - дип
сорады 88 номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Рифат Һидиятуллин.
Шәһәр башлыгы
хәбәр иткәнчә, ике юл да 2018 елның төзекләндерү программасына кертелгән. “Әйе,
юл өлеше яхшы хәлдә түгел – анда төзелеш эшләре башкарылды. Авыр йөк техникасы
үз эшен тәмамлый. Бу урамнарны, һичшиксез, төзекләдерәчәкбез”, - дип төгәллек
кертте Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов.
17 номерлы
балалар бакчасы директоры Зөлфия Гәбделхакова ата-аналар исеменнән Мәүлетов
ур., 24, 26, 28, 30, 32 номерлы йортларның ишегалларын төзекләндерүне сорады.
И.Метшин искәртеп үткәнчә, 2018 елда Казанда 430 йорт ишегалды
төзекләндереләчәк. “Иң беренче 5-6 йортка уртак ишегалды территорияләрен
төзекләндерәчәкбез. Бүгенге көндә төзекләндерелергә тиешле территорияләрнең 60
проценты төзекләндерелде”, - диде ул.
А.Лобов өстәгәнчә,
төзекләндерү бер ишегалдыннан икенче ишегалдына хәрәкәт итү рәвешендә ясала. Әлеге
ишегаллары быелгы капиталь төзекләндерү программасына кертелгән.
“Солнечный город”
торак комплексында яшәүче балалар өчен футбол кыры төзү идеясе белән Советлар
Союзы Герое Б.К.Кузнецов ис. Казан кадет мәктәп-интернат директоры Риат Хәбибрахманов
чыкты: “Территориядә кечкенә балалар өчен яхшы мәйданчык бар, ә яшүсмерләргә юл
аша мәктәп янына барырга туры килә, ә ул 20.00 сәгатьтән бикле була”. И.Метшин
искәртеп үткәнчә, мәктәпләр инфраструктурасы халык өчен уңайлы булырга тиеш. “Мәйданчыкка
килгәндә, Андрей Николаевич (Лобов – ред.иск.), тәкъдим итегез. Барып карарбыз
һәм бергәләшеп, бер яхшы мәйданчык ясарбыз”, - диде Мэр.
Чарада шулай ук Башкарма
комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев,
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – ТКХ комитеты рәисе Искәндәр
Гыйниятуллин, Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков һ.б. катнашты.