(Казан шәһәре
KZN.RU, 20-нче февраль, Михаил Ченцов). Казан Мэры Илсур Метшин бүген Көньяк
Хөрәсән провинциясе губернаторы урынбасары Алави Мөгхәдд Сәйед Моджтаба
җитәкчелегендә Иран Республикасы делегациясе белән очрашты. Шәһәр Ратушасында
үткән түгәрәк өстәл кысаларында яклар Татарстан башкаласы белән Иран арасында мәдәният
һәм туризм өлкәләрендә хезмәттәшлек итү турында сөйләштеләр.
Илсур Метшин
кунакларны сәламләп билгеләп үткәнчә, Казан һәм Татарстан Иран Республикасы
белән урнашкан тыгыз дуслык мөнәсәбәтләрен бик югары бәялиләр. “Араларыбыз ерак
булуга карамастан, безне дин, мәдәният һәм гореф-гадәтләр берләштерә”, - диде
шәһәр башлыгы.
Ул шулай ук билгеләп
үткәнчә, Казан – күп милләтле шәһәр, аның территориясендә 100-дән артык милләт
вәкиле яши. Илсур Метшин фикеренчә, шәһәр тормышында әһәмиятле сыйфат булып төрле
халыкларның, конфессияләрнең дус-тату яшәүләре тора.
“Казанда елдан-ел
уза торган эре чаралар Иран кешеләрен шәһәребезгә җәлеп итәр һәм алар Казанны
яратыр, дип ышанабыз”, - диде Илсур Метшин. Ул шулай ук искәртеп үткәнчә, 20
июньдә Иран җыелма командасы чемпионат кысаларында Казанда уйнаячак. “Сезнең
җыелма команда уенчысы Сердар Азмун “Рубинның” әйдәп баручы һөҗүмчесе булып
тора, шуңа да Казан Иран өчен җанатчак”, - диде Илсур Метшин.
Алави Мөгхәдд Сәйед
Моджтаба үз чиратында Казан Мэрына кабул иткәне өчен рәхмәтен белдерде. “Урамда
салкын булса да, сезнең кунакчыллыгыгыз җылытты”, - диде ул. Губернатор урынбасары
Илсур Метшинга хәбәр иткәнчә, Көньяк Хөрәсән Иранның иң зур провинциясе булып
санала. Аның территориясендә күп санлы тарихи объектлар бар. Шуңа да Иран өчен
Казан белән туризм һәм мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек итү бигрәк тә актуаль.
Иран делегациясе
составында шулай ук Бирдженд шәһәре Мэры (Көньяк Хөрәсән провинциясе башкаласы)
Джавид Мөхәммәдали бар иде. Мөхәммәдали әфәнде фикеренчә, башкалалар арасында
уртак яклар күп. “Шәһәребездә 250 меңнән артык кеше яши, шуларның 60 меңе –
студент. Бирдженд Иранда иң чиста шәһәр буларак билгеле. Болар барысы да халкыбыз
культурасы ярдәмендә мөмкин”, - диде ул. Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, Казан ике
як өчен дә файда китергән мөнәсәбәтләрне үстерү ягында.
Татарстан башкаласы
Мэры Иран ягын Казан белән Иран арасында туры авиарейслар булдыру өстендә
эшләргә чакырды.
Азакта яклар
истәлекле бүләкләр белән алмаштылар һәм фотога төштеләр.
Очрашуда Казан муниципаль
берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова, Башкарма комитет җитәкчесенең
беренче урынбасары Дамир Фәттахов, Башкарма комитет җитәкчесенең транспорт,
икътисади үсеш һәм сәүдә мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Илдар Шакиров
һәм Иран делегациясенең кайбер әгъзалары катнашты.