(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче февраль, Екатерина Виславская). 28 февральдә Ратуша бинасында Казан шәһәр Думасының XXIV отчет сессиясе үтәчәк. Әлеге карар бүген Казан шәһәр Думасының Президиумы утырышында кабул ителде. Утырыш Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендә үтте. Утырышта 13 Президиум әгъзасының 8-е катнашты, карар кабул итү өчен кворум бар иде.
Казан шәһәр Думасының Президиумы карары буенча, киләсе сессиядә түбәндәге сораулар каралачак:
1. Казан шәһәре Мэрының 2017 елдагы эшчәнлеге буенча отчеты
2. Казан шәһәр Думасының 2017 елдагы эшчәнлеге буенча отчеты
3. Башкарма комитет җитәкчесенең һәм Башкарма комитетның 2017 елдагы эшчәнлеге буенча отчеты
4. Контроль-хисап палатасының 2017 елдагы эшчәнлеге буенча отчеты
5. РФ ЭЭМ Казан буенча идарәсенең 2017 елдагы эшчәнлеге буенча отчеты
6. 2017-2019 елларга Казанда муниципаль милекне приватизацияләүне фараз планының (программасының) 2017 елдам үтәлеше буенча отчет
7. Казан шәһәр Думасының "2017-2019 елларга Казанда муниципаль милекне приватизацияләүне фараз планы (программасы) турында" карарына үзгәрешләр кертү турында
8. Казан шәһәр Думасының "Казан муниципаль берәмлегенең 2018 елга һәм 2019-2020 елларның планлы периодына бюджеты турында" карарына үзгәрешләр кертү турында
9. Казан шәһәр Думасының "Казан территориясендә үз белдекләре белән һәм (яисә) законсыз урнаштырылган күчемсез милек объектларын ачыклау һәм демонтажлау турында" карарына үзгәрешләр кертү турында
10. Казан муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү турында
11. Казан муниципаль берәмлеге чикләрен үзгәртү турында
12. Төрлеләр
Моннан кала, Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе җитәкчесе Ирина Дябилкина сессиянең көн тәртибенә тагын бер сорау - федераль законга үзгәрешләр кертелү сәбәпле, "Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында" - өстәргә тәкъдим итте.
Президиум әгъзалары Казан шәһәр Думасының 2018 елга эш планын расладылар һәм өч отчет тыңладылар. Бюджет-финанс, җирле салым һәм җыю мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Айрат Гарипов сөйләгәнчә, 2017 ел эчендә комиссия 22 утырыш уздырган, 49 карар кабул иткән. Ике тапкыр Казан шәһәренең 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясе һәм муниципаль берәмлеккә күчерелгән социаль өлкәдәге дәүләт вәкаләтләренең финанс тәэмин ителеше темаларына багышланган түгәрәк өстәлләр үткән. Казан шәһәр Думасы депутатлары зшчәнлеге ярдәмендә 2018 елга Казанда мәгариф өлкәсен финанслауны арттырып булган.
Законлылык, тәртип һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе Лилия Бакулина сөйләгәнчә, районнар башлыклары соравы буенча комиссия Россия ЭЭМ Казан буенча ЮХИДИ идарәсе, Казан районнары башлыклары урынбасарлары һәм Башкарма комитетның структур бүлекчәләре белән киңәйтелгән утырыш уздырылган. "Казан өчен мөһим булган сорау - балаларның юл-транспорт һәлакәтләрендә җәрәхәтләнүе каралды", - диде ул.
Шәһәр төзелеше һәм ТКХ буенча даими комиссия әгъзалары катнашында алданган өлешчеләр мәсьәләләренә багышланган утырышлар уздырыла, дип хәбәр итте аның рәисе Эмиль Хөснетдинов. "Федераль һәм төбәк торак программаларының үтәлешенә зур игътибар бирелде", - дип сөйләде ул.
"Отчетлардан күренгәнчә, сессияләр арасында комиссияләр тарафыннан системалы эш башкарыла. Билгеләп үтәргә кирәк, комиссия әгъзалары утырышлар алдыннан мәсьәләләрнең нечкәлекләре белән урыннарда танышалар. Шуның ярдәмендә без шәһәрдә эшләр барышы турында объектив мәгълүматлар алабыз. Утырышларда һәрвакытта да предметлы сөйләшүләр алып барыла, тәкъдимнәрнең күпчелеге Башкарма комитетка җибәрелә", - диде И.Метшин.