(Казан шәһәре
KZN.RU, 12-нче февраль, Екатерина Виславская). Балалар туу саны кимүгә
карамастан, 2017 елда Казан яхшы демографик күрсәткечләргә иреште, диде эшлекле
дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин. Аның фикеренчә, гаиләләргә булышлык итү
чаралары демографик хәлне яхшыртачак.
2017 елда Казанда
21888 бала тууы теркәлгән, бу 2016 ел белән чагыштырганда, 10,9 процентка кимрәк.
Күрсәткечләрнең кимүе, Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе Римма
Миңнуллина фикеренчә, XX гасырның 90-нчы елларында балалар саны кинәт кимү
белән бәйле, ул елларда туган балалар хәзер үзләре ата-аналар булып торалар. “Әлбәттә,
балалар туу саны кими, 90-нчы еллар үз нәтиҗәсен бирә. Ул вакытта икенче бала табарга
омтылмаганнар, өч яисә дүрт бала тагын да сирәк күренеш булган”, - дип билгеләп
үтте шәһәр башлыгы.
Узган елда
малайлар күбрәк туган: 11159 малай һәм 10729 кыз. 45% туучылар – беренче балалар.
283 гаиләдә игезәкләр туган, 10 гаиләдә – өч игезәк. Малайларга кушкан исемнәр
арасында Әмир, Матвей, Артур, Камил, Кәрим, Тимур, Артем, Кирилл, Эмиль һәм
Александр исемнәре популяр булып кала. Кызлар арасында популяр исемнәр: Ясминә,
София, Әминә, Амелия, Милана, Алиса, Ева, Полина, Арина һәм Ралина. Казанда кушылган
иң сирәк исемнәр арасына Боб-Багратион, Ангел, Кубрат, Остап, Янислав, Дәүләт,
Добрыня, Нестор, Эрмин һәм Батыр, ә кызларга кушылган сирәк исемнәргә Кирияна,
Милолика, Бернара, Анна-Аврора, Златослава, Лукерья-Стефания, Мальвина һәм
Сельма кергән. “2017елның 1 маена кадәр балаларга Директор, Алиса Принцесса
исемнәре бирделәр. Хәзер, РФ Гаилә кодексына һәм “Гражданнар хәле актлары
турында” Федераль законга керткән үзгәрешләр буенча, балаларга сүгенү сүзләре,
саннар, символлар, вазыйфалар атамаларын кулланып, исемнәр кушарга ярамый”. –
дип аңлатты Р.Миңнуллина.
Шул ук вакытта, үлүчеләр
саны 13067-гә җиткән, бу 2016 ел белән чагыштырганда, 2,2 процентка кимрәк. Туучылар
һәм үлүчеләр саны бәйләнеше буенча Казан Идел буе федераль округында миллионлы
шәһәрләр арасында беренче урында тора.
Узган елда
Казанда 11378 пар никахларын рәсмиләштергән, бу 2016 ел белән чагыштырганда, 5
процентка артык. “Казан” Гаилә үзәгендә никахларын теркәргә теләүчеләр саны
арта. Моның өчен хәтта чит төбәкләрдән дә киләләр: Башкортостаннан, Марий Элдан,
Киров һәм Ульян өлкәләреннән, Ямал-Ненец автоном округыннан, шулай ук Әстерханнан,
Сочидан, Магаданнан, Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Нижневартовскидан һәм
Сургуттан. Р.Миңнуллина хәбәр иткәнчә, Гаилә үзәге территориясендә, 15 майдан
25 июльгә кадәр футбол буенча дөнья чемпионаты фанфесты уздырылу сәбәпле, никахлар
теркәлмәячәк, әлегә альтернатив мәйданчык эзләнә.
Казанда 3531
милләтара гаилә теркәлгән, чит ил гражданнары белән – 853. Казанлылар Австралии,
Әзербәйҗан, Әрмәнстан, Белоруссия, Бельгия, Босния һәм Герцеговина, Бөек
Британия, Германия, Грузия, Казахстан, Канада, Кытай, Кыргызстан, Мексика,
Молдова, Нидерланд, Словакия, Таҗикстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Украина, Финляндия,
Франция, Швейцария һәм Эстония вәкилләре белән гаилә төзегән. “Күпчелек пар
Казанда калды, кайберләре китте. Чит ил гражданнары белән никахлашу саны арта
бара”, - диде идарә җитәкчесе.
“Саннар үзләре
өчен сөйли, алар шатландыра. Әлбәттә, дәүләт стимуллары – федераль программалар,
В.Путинның шәхси президент инициативалары. Бүгенге көндә беренче балага
субсидия бирү каралган. Болар, әлбәттә, демографик вәзгыятьне яхшыртачак. Киләчәктә
дә балалар туу саны югары дәрәҗәдә сакланыр, дип ышанабыз”, - диде И.Метшин.