(Казан шәһәре
KZN.RU, 12-нче февраль, Алсу Сафина). Бүгенге көндә Казанда 30 проблемалы
йорттагы 8108 фатирдан (2015 ел азагына китерелгән саннар) 3491-е эксплуатациягә
тапшырылды, бу 43% тәшкил итә. “Яхшы күрсәткеч”, - диде Казан Мэры Илсур Метшин
өлешләп төзүнең проблемалы объектлары буенча эш нәтиҗәләре турында. Ул ассызыклап
үткәнчә, агымдагы елда да бу юнәлештә эшләр дәвам итәчәк.
Башкарма комитет
җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов искәртеп үткәнчә, 2008 елда
Татарстан башкаласында 75 проблемалы объект бар иде, 2014 елга аларның 69-ы
буенча хәл итү юллары табылды. “Кызганычка каршы, әлеге проблема тагын калкып
чыкты, 2015 ел азагына 8108 фатирлы 30 проблемалы йорт теркәлде”, - диде
Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары.
Бу вакыт эчендә
11 торак йорттагы 2386 фатир тапшырылды, “Симфония” торак комплексындагы тагын
1105 фатир йортларны яңа төзүчегә бирү юлы белән хәл ителде. Узган елда 6
йортта 1360 фатир тапшырылды: 71А номерлы кварталда 5-нче йортта 427 фатир (ҖЧҖ
“Фирма Свей”), “Солнечный город” торак комплексындагы Б.Урманче урамында
урнашкан 4-нче блок-секциянең 136 фатиры, Четаев урамында урнашкан 128 фатиры
йорт (“Вектор” ЯАҖ), “МЧС” торак комплексының 1 номерлы йортының 377 фатирлы 5
секциясе, “Симфония” торак комплексындагы 1 номерлы 180 фатирлы йорт һәм “Молодежный”
торак комплексының 112 фатирлы 3-нче йорты.
Әлеге елның
гыйнвар аенда 2 проблемалы объект тапшырылды: “МЧС” торак комплексындагы 1
номерлы йортның 94 фатирлы “Е” блогы һәм “Возрождение” торак комплексындагы 346
фатир.
“Башта моннан
чыгу юлы юк кебек иде. 2008 елда, бу юлны узганда, башка моңа әйләнеп
кайтмабыз, дип уйлаган идек, - диде И.Метшин. – Яңа кризис вакытында ныклы
компанияләрдән – “Свей”, “Фон” – күп кенә проблемалар калды”.
Шәһәр башлыгы
сүзләренчә, әлеге проблеманы хәл итүнең бердәм ысулы юк. “Бер объект та
икенчесенә охшаш түгел, шаблон ясап булмый. Һәр йорт буенча чишү юлларын табу
вакыт сорый. Бу бик катлаулы эш”, - дип ассызыклап үтте Илсур Метшин.
Алданган өлешчеләрнең
проблемаларын хәл итүгә ТР Президенты указы зур өлеш кертте. Аның буенча җир
участогын инвесторга бирү мөмкинлеге туды. “Бу юлны беренчеләрдән үттек, указ
Казан территориясендә гамәлгә ашырылды”, - диде шәһәр Мэры. Ул Азат
Нигъмәтҗановка рәхмәтен белдерде.
Илсур Метшин билгеләп
үткәнчә, тагын берничә объект тапшырылырга әзерләнә. Башкарма комитет җитәкчесенең
беренче урынбасары китергән мәгълүматлар буенча, “МЧС” торак комплексындагы 1
номерлы йортның 72 фатирлы соңгы “Г” блогы тапшырылырга тора. Моннан кала, тагын
дүрт объектта эшләр дәвам итә.
“Свей” объектлары
буенча бәйге мөдире булмау сәбәпле, әлеге объектлар буенча эшләр туктатылды. Хәзерге
вакытта яңа бәйге мөдире табылды һәм Четаев урамының 4 номерлы йортында эшләр
яңартылды”, - диде Азат Нигъмәтҗанов. “Молодежный” торак комплексының 5-нче
йорты буенча финанслау чыганкалары эзләнә.
“Симфония” торак
комплексында 4 номерлы йорт буенча 2 вариант бар. Беренче урынбасар сүзләре
буенча, яшәүчеләр торак-төзелеш кооперативка берләш ала, кире очракта финанслау
чыганаклары эзләргә туры киләчәк.
Тулаем алганда,
А.Нигъмәтҗанов сүзләре буенча, чаралар җитмәү сәбәпле барлык объектларда да
эшләрне башлап булмый. Шуңа да ТР Президенты карары буенча, беренче булып иң аз
чыгымнар таләп иткән йортлар тапшырылачак.