(Казан шәһәре
KZN.RU, 12-нче февраль, Алсу Сафина). Төзүчеләр, өлешчеләр һәм инвестролар
мәнфәгатьләрендә Казанда проблемалы объектларның техник контроле буенча бердәм
стандарт кертәрегә кирәк. Әлеге фикерне бүген Казан Мэры Илсур Метшин эшлекле
дүшәмбедә игълан итте. Моның белән, килешү нигезендә, шәһәрнең Капиталь төзелеш
һәм реконструкция идарәсе шөгыльләнәчәк.
Башкарма комитет
җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов икәртеп үткәнчә, алданган
өлешчеләр проблемаларын хәл итү һәм аларны яңадан булдырмау өчен Капиталь төзелеш
идарәсенә төзелеш һәм эксплуатациягә тапшыру барышын тикшерү буенча бурыч
йөкләнде.
“Проблемалы
объектлар төзелешен яңарту һәм тәмамлау буенча тиз арада карарлар кабул итүдән
тыш, Идарә, килешү нигезендә, өлешләп төзүнең барлык объектларын техник
контроль һәм карап тору буенча эшләр башкарырга планлаштыра, - диде чыгыш
ясаучы. – Болар реаль вакыт режимында эшләр барышы турында объектив, тулы
мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк”.
Казан Мэры Илсур
Метшин беренче урынбасарга Хокук идарәсе белән тиешле карар әзерләргә кушты. “Теләсә
нинди ҖЧҖләр лицензия алалар. Аннан соң, без объектларга килгәч, бернинди
тиешле тикшерү булмаганны күрәбез. – диде шәһәр башлыгы. – Төзүчеләр, өлешчеләр
һәм инвестролар мәнфәгатьләрендә Казанда бердәм стандарт кертәрегә кирәк”.
Азат Нигъмәтҗанов
игътибар иткәнчә, федераль үзәк өлешләп төзүдән баш тартырга һәм кредит
ресурслар җәлеп итеп төзүгә күчәргә тәкъдим итә. Аның сүзләре буенча, бу
очракта төп файданы банкалар күрә. Аның фикеренчә, өлешләп төзүне туктаткан
очракта, Казан тулай продуктның чиреген югалтачак, торакка бәяләр үсәчәк, 40
меңгә якын төзүче эшсез калачак.
Мэр билгеләп үткәнчә,
бу катлаулы сорау. “Сез белдергән шикләр белән ризалашам. Җитәкчелек алданган
өлешчеләр проблемасын хәл итәргә тырыша, ләкин бу тапшырыла торган торак
күләмен киметергә мөмкин. Бу берәүгә дә кирәк түгел”, - диде шәһәр башлыгы. – Әлеге
тема буенча фикер алышуда без актив рәвештә катнашырга тиешбез”, - диде Илсур Метшин.
– Безнең позициябезне җиткереп, мөрәҗәгать әзерләргә кирәк”.