(Казан шәһәре
KZN.RU, 9-нчы февраль). Казан Мэры Илсур Метшин “Казаноргсинтез” ААҖ
хезмәткәрләре белән очрашты, 2017 ел нәтиҗәләре турында сөйләде һәм аларның
сорауларына җавап бирде. Шәһәр башлыгы шулай ук шәһәрдә туучы балалар саны арту
сәбәпле, мәктәпләр төзү кирәклеген билгеләп үтте һәм Казанда мәктәп төзелеше өчен
27 участок билгеләнеп куелган, дип өстәде.
Предприятие
хезмәткәрләре белән очрашуны ачып, И.Метшин билгеләп үткәнчә, “Казаноргсинтез”
бүген – Россия һәм Европа химия сәнәгатенең төп флагманнарының берсе. “Казан
“Казаноргсинтез” Татарстан Республикасында эш урыннары буенча иң эре
предприятиеләр арасына керү белән горурлана”, - диде Мэр. “Казанның сәнәгый
предприятиеләре картасында “Оргсинтез” аерым урын алып тора, - диде шәһәр
башлыгы. – Беренчедән, бюджет оештыручы преприятие буларак, икенчедән, чистарту
корылмаларын модернизалацияләү буенча зур эш башкаручы компания-эколидер
буларак. Өченчедән, “Таиф” КТ булышлыгы белән казанлылар өчен мөһим булган
берничә проект гамәлгә ашырылды”. Илсур Метшин сүзләре буенча, “Казаноргсинтез”
көче белән төзекләндерелгән Химиклар паркы сәнәгый предприятиеләр тарафыннан
шәһәрнең җәмәгать киңлекләрен реновацияләүнең беренче үрнәге булып тора.
Татарстанның
беренче Президенты Минтимер Шәймиев инициативасы буенча старт алган
казанлыларны, республикада яшәүчеләрне торак белән тәэмин итү – тузган
йортларны ликвидацияләү – программасы, социаль ипотека программасы шәһәр
предприятиеләре, беренче чиратта “Казаноргсинтез” катнашуы ярдәмендә уңышлы
гына гамәлгә ашырылды, диде Мэр. “Казанлылар, бигрәк тә әлеге программалар
ярдәмендә фатирлы булган кешеләр исеменнән хезмәт коллективыгызга һәм
җитәкчелегегезгә рәхмәтемне белдерәм”. – диде ул.
“Оргсинтездагы”
һәм башка предприятиеләрдәге вәзгыять башкала үсешендә зур роль уйный, диде Мэр
һәм “Казаноргсинтез” хезмәткәрләренә шәһәр икътисады торышы, шәһәр инфраструктурасы
үсеше, эко-проектлар һәм агымдагы елга планнар турында җентекләп сөйләде.
Чыгышында
И.Метшин мәктәпләр төзелеше темасына кагылды. Хәзерге вакытта Казанда 121 мең
укучы бар, ләкин 7 елдан алар саны 195 меңгә җитәчәк – 61 процентка күбрәк.
Беренче сыйныф укучылары саны 2-3 ел элек кинәт артты, чөнки 9 ел дәвамында
шәһәр демографик рекордлар куйды. Агымдагы уку елында беренче класска 15 мең
кечкенә казанлы керде, 2018 елда мәктәпләргә тагын 19 мең бала барачак.
Нәтиҗәдә, 40% Казан мәктәпләре ике сменада эшли, диде шәһәр башлыгы.
Әлеге проблеманы
хәл итү өчен шәһәрдә ел саен мәктәпләр төзелә. Соңгы 10 елда мәктәпләр төзелеше
буенча Казан Россиянең барлык миллионлы-шәһәрләреннән алда бара – барлыгы 100 учреждение
төзелде. Узган елда гына шәһәрдә һәрберсе 1224 урынга исәпләнгән ике мәктәп
ачылды. Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, яңа мәктәпләр дә әлеге ике яңа мәктәп кебек
булачак – зур якты холлар, төзекләндерелгән ашханәләр, җиһазландырылган физика,
химия һәм астрономия кабинетлары.
Яңа уку елында тагын
3 мәктәп ачу планлаштырыла, ләкин, күргәнебезчә, бу гына җитми. Бүгенге көндә
без, биш ел элек балалар бакчалары төзегән кебек, мәктәпләр төзү кирәклеген
аңлыйбыз, - диде И. Метшин. – Россия Президенты Владимир Путин инициативасы
белән илебездә яңа мәктәпләр төзелеше дәвам итә, һәм без тиешле федераль программаларга
эләгү өчен барысын да эшләячәкбез”. Ул шулай ук Казанда мәктәпләр төзелеше өчен
27 җир участогы билгеләнеп куелуын хәбәр итте.
Мэр чыгышыннан соң, предприятие хезмәткәрләре Мэрга үзләрен кызыксындырган
сорауларын бирә һәм шәһәр үсеше буенча теләкләрен белдерә алдылар.
Бер хезмәткәр
Мэрга һәм аның командасына эшләре өчен рәхмәтен белдерде. “Бигрәк тә кар
коллапсыннан соң. Сишәмбе көнне минем ишегалдым чиста иде. Шәһәр аркылы 30 км
барам, шәһәр инде чиста иде”, - диде эшче.
“Бу көн кадагында
торган сорау. 140 елга беренче тапкыр шуның кадәр кар яуды. Мәскәүдән аермалы
буларак, төп магистральләрне армиясез чистарта алдык. Ләкин ишегалларында һаман
да эш күп. Әле дә карны чыгарабыз һәм чыгарачакбыз”, - диде И.Метшин.
Завод хезмәткәрләре
сорауларына җавап биреп, И.Метшин “Салават күпере” микрорайонын үстерү планнары
белән уртаклашты. Завод хезмәткәре Айгөл Хәмидуллина Жилплощадка микрорайонына
кадәр җәмәгать транспорты җибәрүне, балалар сырхауханәсе, күп функцияле үзәк,
мәдәният йорты һәм бассейн ачуны сорады. “Салават күпере” – катлаулы мәйдачык. Шәһәр
үсә. Биредә без төзелешне комплекслы алып барырга тырышабыз”, - диде Казан
Мэры.
Микрорайонда 2
балалар бакчасы, полиция бүлеге, һәм башка социаль объектлар ачылды, 1
сентябрьгә мәктәп ачылачак. Моннан кала, “Салават күпереннән” Юдинодагы балалар
бакчасына бушлай автобус җибәрелде, җәйгә микрорайонда балалар хастаханәсе
мәсьәләсе хәл ителәчәк. Ләкин “Салават күперен” өстәмә транспорт белән тәэмин
итү өчен , дублер-юл төзергә кирәк. “Автобуслар бар, аларны җибәрү проблема
түгел. Ләкин бу безнең теләктән генә тормый, юл хәрәкәте иминлеге сораулары
бар. Без өч урында юлны киңәйтү һәи дублер-юл ясауны планлаштырдык. Һава шартлары
мөмкинлек бирүгә, без бу эшләрне башлыйбыз, - диде ул. – Һәрбер пункт буенча безнең
срокларыбыз бар. “Салават күперендә” үзегезне башкалада яшәүчеләр кебек хис
итәр өчен барысын да эшләргә тырышырбыз”.
Йомгаклап, Казан
Мэры билгеләп үткәнчә, хәл ителмәгән проблемалар хәл ителгәннәрдән һәрвакыт
артык була. “Ләкин без алга таба өмет белән карыйбыз, чөнки шәһәребезнең
икътисады эшли, “Казаноргсинтезның” һәм башка предприятиеләрнең хезмәт
коллективлары, бюджет өлкәләрендә эшләүчеләр шәһәргә мәхәббәт белән хезмәт
итәләр”, - дип саный Илсур Метшин. Шәһәр башлыгы җитештерү ветераннарына рәхмәтен
белдерде.
Шуннан соң, Казан
Мэры “Таиф” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдиновка (2017 елның ноябрендә
ада 65 яшь тулды – иск.) “Казан иминлеге өчен хезмәт һәм батырлык өчен” мактау
билгесен тапшырды. Ул республикада күп эш башкара, тагын да күбрәк – башкалада.
Аның җилкәсе артында озын юл. “Таиф” КТ белән күп кенә безнең үзгәрешләр
бәйләнгән, - диде Илсур Метшин.
Ул “Казаноргсинтез”
хезмәткәрләренә дә шәһәр бүләкләре тапшырды.
“Казаноргсинтез”
ААҖ генераль директоры Фәрит Миңнегулов Казан Мэрына хезмәттәшлек иткән өчен “Казаноргсинтез”
истәлек медален тапшырды.