(Казан шәһәре KZN.RU,
8-нче февраль, Алсу Сафина). Казан Мэры Илсур Метшин “Электроприбор” ААҖ хезмәт
коллективы белән очрашты һәм предприятие эшчеләренә шәһәр хуҗалыгының төрле өлкәләренең
2017 ел өчен нәтиҗәләре турында сөйләде.
Очрашу алдыннан “Электроприбор”
ААҖ директоры Павел Шацких Мэрга 3 номерлы механик цех буенча экскурсия
уздырды. Бу заводның иң төп җитештерү бүлекчәләреннән берсе. Биредә механик
эшкәртү башкарыла. Цехта заманча өч һәм биш координаталы программалы идарә итү
системалы фрезер станоклар урнаштырылган. Шәһәр башлыгы Башкарма комитет
Аппараты җитәкчесе Евгений Варакин, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе
башлыгы Андрей Лобов һәм завод җитәкчелеге белән берлектә җиһазларны һәм
продукцияне карап чыкты.
Очрашуны ачып, “Электроприбор”
директоры Казан Мэрына коллектив һәм завод ветераннары исменнән рәхмәт
белдерде. “Заводыбызның 100 еллыгын билгеләп үтүне әле дә хәтерлибез. Коллектив
өчен кирәкле карар- заводыбызны Казанның Мактау китабына кертү – кабул ителде. Безнең
өчен бу иң зур бүләк, торак, соцобъектлар, балалар бакчалары һәм мәктәпләр
төзелешенә зур өлеш керткән ветераннарыбызны югары бәяләү”, - диде Павел
Шацких.
Казан Мэры
билгеләп үткәнчә, 100 ел дәвамында “Электроприбор” үзенең традицияләре булган, авиация
өчен югары технологияле продукция җитештергән предприятие булып тора. “Революция,
сугышлар һәм кризислар аша үтеп предприятиегез потенциалын саклап кына калмады,
ә катлаулы һәм югары технологияле өлкәдә үзенә уникаль урын яулый алды”, - диде
шәһәр башлыгы. Аның сүзләре буенча, предприятие күрсәткечләре аның үсүе, шул ук
вакытта эш урыннарын саклап, продукция күләме артуы турында сөйли. “Мине, Мэр
буларак, узган ел предприятиедә күрсәткечләр генә түгел, хезмәт хакы арту да шатландыра. Бүген ул
шәһәр буенча уртача күрсәткечтән зуррак”, - дип өстәде Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы
сүзләренә караганда, “Электроприбор” һәм башка предприятиеләрдәге хәл
башкаланың үсүенә зур йогынты ясый. “Сезнең ярдәмегез белән Казан 2017 елда
үзенең керем нигезен саклап кына калмады, ә үстерде дә”, - дип билгеләп үтте
Мэр.
Шәһәр Мэры завод
хезмәткәрләренә шәһәр икътисады торышы, шәһәр инфраструктурасы, социаль өлкәсе
үсеше һәм агымдагы елга планнар турында сөйләде.
Шәһәр башлыгы
белән аралашуда эшчеләр актив рәвештә юллар төзелеше, Казанның генпланы,
транпорт һ.б. өлкәләргә кагылышлы сораулар бирде.
Предприятиенең бер
хезмәткәре Дәрвишләр бистәсендә яши (Халезов ур., 21). “Йортыбызның нинди хәлдә
булуын күрү өчен сезне кунакка чакырам. Бу йорт-фантом, идарә итүче компания
безнең турында уйлап та карамый”, - дип зарланды ул. 2015 елда йортта капиталь
төзекләндерү эшләре башкарылган, әмма, хезмәткәр сүзләре буенча, подъезд һәм
подвал бик аяныч хәлдә.
Шәһәр башлыгы
сүзләре буенча, торак йортларны капиталь төзекләндерү программасына төзекләндерү
эшләренең билгеле бер төрләре керә. Шул ук вакытта әлеге йортта яшәүчеләр нинди
төр эшләрне башкарырга кирәклек турында карар кыла ала. “Чакыруыгыз кабул
ителде, якын арада килермен, урында хәл итәрбез. Төзекләндерү эшләре башкаручыларның,
шул исәптән идарә итүче компаниянең күзләренә карарбыз”. – дип ышандырды шәһәр
башлыгы.
Очрашу азагында
Казан Мэры коллективка хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде һәм аларның эшенең
әһәмияте елдан-ел арта бара, дип билгеләп үтте. “Заказларыгыз буенча да күрәсез
– продукциягезгә, һөнәри осталыгыгызга, белемегезгә ихтыяҗ арта”, -диде И.Метшин.