(Казан шәһәре
KZN.RU, 5-нче февраль). Казанда 2012 елга кадәр авария хәлендә дип табылган
йортларда яшәүчеләрне күчерү программасы тәмамланды, диярлек. Авария хәлендәге
йортларда яшәүче гражданнарга яңа йортларга күчү мөмкинлеге бирелә, дип хәбәр
итте эшлекле дүшәмбедә шәһәрнең Торак сәясәте идарәсе җитәкчесе Марсель Габделхаков.
Чыгыш ясаучы
сүзләре буенча, авария хәлендәге йортларның күбесе – тузган йортлар
программасыннан төшеп калган биналар. Ул искәртеп үткәнчә, Казанның торак
фондының зур өлешен тузып беткән йортлар тәшкил итә иде, аларга 5 мең 954 йорт
керә (35 мең гаилә). Тузып беткән йортларны юк итү республика программасы бу
хәлне үзгәртте. 1996 елдан 2004 елга кадәр 5 мең 478 йорт күчерелде, яңа
йортларга 33 мең 375 гаилә күчте.
“Кайбер тузган
йортлар, анда яшәүчеләр баш тарту сәбәпле, әлеге программадан төшерелде. Шуңа да
2009 елның декабрь азагында Казанның Башкарма комитеты карары буенча, 151 йорт
авария хәлендә дип табылды”, - диде М.Габделхаков.
Шуннан соң,
авария хәлендәге торактан күчерү программасына старт бирелде. Ул вакытта авария
хәлендәге йортларда 2 мең 323 гаилә яши иде. Программаны гамәлгә ашыру өчен 1
млрд 661,09 млн сум акча каралды. Шуларның 1 млрд 42 млн 722,4 мең сумы – ТКХ реформалаштыру
федераль фондыннан, 552 млн 740,5 мең сумы – республика бюджетыннан һәм 65 млн
628,1 меңе – муниципаль бюджеттан.
Федераль программа
ярдәмендә, муниципаль (приватизацияләнмәгән) фатирларда яшәүчеләрне элек яшәгән
торак мәйданыннан ким булмаган яңа фатирларга күчерү каралган иде. Приватизацияләнгән
фатирларда яшәүчеләрдән аларның фатирлары сатып алынды, яисә алар ризалыгы
белән яңа фатирлар бирелде. “Шуны билгеләп үтәсем килә, республика булышлыгы
белән икенче вариантны гамәлгә ашыра алдык”, - дип ассызыклады М.Габделхаков.
Нәтиҗәдә, 2017 ел
башына 79 йортны (1 мең 199 гаилә) күчерәсе калды.
Ләкин әлегә кадәр
авария хәлендәге торак проблемасы көн тәртибеннән төшерелми. “2012 елдан соң
авария хәлендә дип табылган 63 йорт бар, аларда 644 гаилә яши. Алар программаның
икенче этабында хисапка алыначак”, - диде М.Габделхаков.
Программаның агымдагы
нәтиҗәләрен чыгарып, Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, аны гамәлгә
ашыру барышында авырлыклар туды. “Кешеләргә күчәргә җиңел түгеллеген аңлыйбыз. Яшь
гаиләләрдән дә күп теләкләр алдык, унар ел, авария хәлендәге булса да, үз фатирында
яшәүче гаиләләргә күченү эмоциональ яктан авыр”, - диде шәһәр башлыгы.
Шул ук вакытта
Илсур Метшин ассызыклаганча, мондый йортларда яшәү тормыш өчен куркыныч тудыра
һәм, Россия Президенты Владимир Путин куйган бурыч буенча, күченү алар өчен уңайлы
булачак. “2 мең гаилә күчердек – бу зур сан. Аларның күбесе квадрат метрлар
санын арттырып күчте. Хәзер 63 йорт кала. Федераль үзәк тарафыннан программаны
гамәлгә ашыруның икенче этабы да булыр, дип ышанабыз. Чөнки федераль ярдәмнән
башка муниципалитет кына әлеге программаны җиңә алмый”, - диде Казан Мэры.