(Казан шәһәре
KZN.RU, 5-нче февраль, Зилә Гайфи). Казанда 2017 елда төзелеш планы арттырылып
үтәлгән – эксплуатациягә 958 мең кв.м. торак тапшырылган, узган ел белән
чагыштырганда, 20% артык. Тулаем алганда, Казанда соңгы 10 ел эчендә шәһәр 8,4
млн кв метрга арткан, алдагы унъеллыклар белән чагыштырганда, 35% артык. Әлеге күрсәткеч
буенча, Татарстан башкаласы миллионлы шәһәрләр арасында 3-нче урынны алды. Әлеге
мәгълүматларны бүген эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче
урынбасары Азат Нигъмәтҗанов китерде.
Аның сүзләре
буенча, тапшырылган объектлар арасында күпчелеге күп фатирлы йортлар (89%),
коммерцияле инветицияләр хисабына төзелгән торак өлеше 618 мең кв.м. тәшкил
итә. Дәүләт торак фонды программалары буенча 4086 фатирга 16 торак йорт
тапшырылган.
“Төбәкләр
арасында тапшырылган торак саны буенча беренче өчлектә торабыз. Бу халкыбызның
иминлеген күрсәтүче индикатор булып тора. Торак төзелеше 20% артты. Иң мөһиме,
төрле торак төзелә: бюджетлы торак, уртача дәрәҗәле һәм премиум-класслы торак
бар. Төзелеш өлкәсендәге конкурренция ярдәмендә торак сыйфаты арта. Эшкуарлар бетон
тартмалар сатмыйлар, алар тормыш рәвеше тәкъдим итә. “Аккыллы йортлар” барлыкка
килә. Европа өчен бу гадәти күренеш, ә без әле яңа гына экологик стандартларга
якынаябыз. Алга таба бу безнең өчен дә норма булыр, дип ышанабыз”, - диде Казан
Мэры Илсур Метшин.
Дәүләт торак
фонды алып барган социаль ипотека республика программасы буенча торак
төзелешеннән башка, “Шәһәрлеләргә торак” шәһәр программасы дәвам итә. Аны Муниципаль
торак программалары дирекциясе гамәлгә ашыра. “Ютазы урамында 3 йорт төзелеше
өчен җир участогы каралды, узган елда 72 фатирлы беренче йорт тапшырылды. Икенче
йорт төзелешен быел тәмамларга планлаштырыла, өченче йорт 2019 елда
тапшырылачак. Фатирлар социаль аренда килешүе буенча торак алу өчен, Казан Мэры
тәкъдиме буенча муниципаль хезмәткәрләр, яшь белгеч-галимнәр өчен каралган”, -
диде Азат Нигъмәтҗанов.
Алданган өлешчеләр
проблемасын чишү дәвам итә. Узган елда 6 проблемалы йортта 1360 фатир
тапшырылды. “Ел дәвамында авыр сораулар чишелде. Өлешләп төзү – базарның мөһим
өлеше. Саннар шәһәрнең үсүен күрсәтә”, - диде Мэр.
Тулаем алганда,
шәһәр үсә – индивидуаль торак сегментында 107 мең кв.м. торак төзелгән.
А.Нигъмәтҗанов сүзләренә караганда, яңа генплан 2035 елга шәһәр халкы 1,5 млн
кешедән артуны күзаллый, ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен ел саен 700-800 мең кв.м.
торак кертергә кирәк.
“Соңгы елларның
җиңүе булып баш архитектор белән берлектә территорияләрне планировкалау проектын
булдыру тора. Бу төзелеш моментыннан ук баланслы эш башкарырга ярдәм итә. Соцобъектларның,
юлларның, парк һәм скверларның кайда булачагын ачык беләбез. Төзүче балалар
бакчасы һәм спорт мәйданчыкларыннан башлап, парклар һәм яр буйларына кадәр
тәкъдим иткән комплексларга ихтыяҗ зур”, - диде Мэр.
Шәһәр башлыгы
фикеренчә, бистәләргә дә акрынлап шәһәр тормышы дәрәҗәсе керә. “107 мең кв.м. –
зур сан, бистәләребезне модернизацияләү. Моннан кала, бистәләрдә соцобъектлар
төзибез – узган елда Отарда мәдәният йорты тапшырылды, быел – Константиновкада.
Борисково, Мирный, Салмачида ФАПлар булачак. Соңгы ун елда без лидерлар булдык –
башка миллионлы шәһәрләргә караганда, бездә балалар бакчалары, мәктәпләр,
сырхауханәләр, хастаханәләр күбрәк төзелә. Новосибирск, Екатеринбург, Түбән
Новгород кебек шәһәрләрдән алда барабыз. Бу республика җитәкчелеге, Президентыбыз
Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән эшләнә. Башка төбәкләрдә булмаган төзелеш
программалары – Президентыбыз инициативасы. Моның өчен без аңа бик рәхмәтле, -
диде Мэр һәм 2018 ел да төзүчеләр өчен уңышлы булуына ышаныч белдерде.