(Казан шәһәре
KZN.RU, 24-нче гыйнвар, Алсу Сафина). Казанда сусаклагыч территорияләрен, Идел
елгасы акваториясен, агынты сулар урыннарын чистарту, санкцияләнмәгән
чүплекләрне юк итү һәм һаваның газлануы белән көрәшү планлаштырыла. Бу хакта
бүген шәһәр Думасы сессиясендә Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте. Ул әйткәнчә,
экология торышы халык сәламәтлеге белән бәйләнгән.
Узган елда чишелә
башлаган мөһим сорауларның берсе – “Водоканалның” биологик чистарту
корылмаларын реконструкцияләү. Шәһәр башлыгы сүзләре буенча, бу көтелгән
проект. “Водоканал” белән бәйле проектлар турында берничә буын казанлы
хыялланды. Ниһаять, Отар һәм башка бистәләрдә яшәүчеләр күкрәк киереп сулый
башлаячак”, - диде Илсур Метшин.
Башкарма комитет
җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев искәрткәнчә,
биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләүнең беренче этабында 25
корылманы алынма конструкцияләр белән каплау эшләре бара. Икенче этапта ләм
капламын эшкәртү буенча объект төзеләчәк, бу гамәлдәге ләм кырларын
эксплуатацияләүне туктатырга ярдәм итәчәк. “Гыйнвар азагында ләм кырларын экологик
куркынычсыз халәткә кадәр рекультивацияләүгә проект-тикшеренү эшләренә бәйге
игълан ителәчәк”, - дип хәбәр итте И.Куляжев. “Әлеге эшләр нәтиҗәсе буларак куркынычсыз
чистарту корылмалары комплексы барлыкка киләчәк, ләм калдыкларын эшкәртү
башланачак, Идел ярында зур территория шәһәргә кайтарылачак”, - дип өстәде ул.
Депутат Азат
Ислаев Отар торак массивының шәхси йортлары, завод төзегәндә, санитар-яклау
зонасына керү-кермәү белән кызыксынды. Игорь Куляжев билгеләп үткәнчә, завод
төзү Отар бистәсендә яшәүчеләргә берничек тә кагылмаячак.
2017 ел
нәтиҗәләрен чыгарып, Игорь Куляжев искәрткәнчә, җәен Казан “Чиста яр”
республика акциясендә катнашты – предприятиеләр һәм актив казанлылар тарафыннан
300 га мәйданда 96 су объекты яр буйлары чистартылды. Әлеге юнәлештә барган
эшләр өчен Казан “Иң яхшы муниципаль район” номинациясендә беренче урынны
яулады.
Шәһәр өчен проблемалы
сораулар арасында И.Куляжев яңгыр канализацияләрендә чистарту корылмалары
булмауны атады. Бу сорау буенча да уңай динамика бар. “2014 елда Казан территориясендә
яңгыр канализациясе челтәрендә 3 чистарту корылмасы төзелде”, - дип билгеләп
үтте ул. Аның сүзләре буенча, бу сулыкларда пычратучы матдәләр концентрациясен
киметергә ярдәм итте.
И.Куляжев сөйләгәнчә,
Казан дәүләт ветеринария академиясе территориясендә яңгыр канализациясендә
чистарту корылмаларын төзү буенча проект-смета документациясе әзер һәм дәүләт
экспертизасы уздырылган. Чистарту корылмаларын төзү өчен Һ.Такташ, Авангард,
Техника урамнарында участоклар бүленгән. 2013 елда ясалган исәпләүләр буенча,
тагын 20 чистарту корылмалары төзергә кирәк.
Депутат Рөстәм
Рамазанов игътибар иткәнчә, кышын шәһәр урамнарыннан чыгарылган кар төрле
катнашмалар белән пычранган. “Шәһәр хакимияте тарафыннан әлеге матдәләр сулыкларга
эләкмәсен өчен нинди чаралар күрелә?”, - дип кызыксынды ул.
И.Куляжев билгеләп
үткәнчә, әлеге чаралар арасында өч чистарту корылмасы, “Водоканалда” өстәмә
чистарту фазасы үтү. Моннан кала, прокуратура күрсәтмәләре буенча, узган ел
сулыклар территориясендә вакытлыча кар саклау урыннары юк ителде.
Шәһәр өчен мөһим
булган проектларның берсе – Казансу елгасының тарихи юлын экореабилитацияләү. Эшләр
узган ел федераль программа кысаларында башланды.
Шәһәр сулыклары
турында сөйләгәндә, ТР экология министры Фәрит Габделганиев билгеләп үткәнчә,
сулыкларны киләчәк буыннар өчен сакларга теләсәк, аларның җирләрен муниципаль
милек буларак рәсмиләштерегә кирәк.
Министр искәрткәнчә,
узган ел Казансу елгасы аерым игътибар астында торды – прокуратура органнары
белән берлектә сулыкка юынтык суларны ташлаучы предприятиеләрне тикшерү эшләре
башкарылды. Тәртип бозучылар административ җаваплылыкка тартылды.
Авыл хуҗалыгы
министрлыгы белән берлектә башланган проектларның тагын берсе – Казансу территориясендә
агачлар һәм яшеллек утырту.