(Казан шәһәре
KZN.RU, 24-нче гыйнвар, Алсу Сафина). Казанда җәмәгать киңлекләрен үстерү
буенча проектларны гамәлгә ашыру өчен 2018 елда, ТР Министрлар кабинеты карары
буенча, федераль һәм республика бюджетыннан 1 млрд 250 млн сум акча күчерелүе
көтелә. Бу хакта бүген Казан шәһәр Думасының XXIII сессиясендә Башкарма комитет
җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр
итте.
2017 ел
нәтиҗәләрен чыгарып, , И.Куляжев билгеләп үткәнчә, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү
программасын гамәлгә ашыру уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру буенча өстенлекле федераль
проект буенча башкарылды. “Әлеге максатларда 1 млрд артык сум тотылды, шуларның
282 млн сумы – федераль бюджеттан, 481 млн сумы – республика бюджетыннан, 300
млн сумга якыны – социаль җаваплы предприятие һәм оешмалардан”, - дип хәбәр
итте ул.
Барлыгы 130 га
мәйданлы 8 объект төзекләндерелде – Урицкий, “Крылья Советов”, “Черек күл”
парклары, Горки-Әмәт урман-паркы, Җиңү, “Калейдоскоп” парклары, Түбән Кабан
күле яр буе һәм “Аккош” шәһәр урманы.
Тышкы төзекләндерү
комитеты рәисе сөйләгәнчә, соңгы елларда беренче тапкыр Аккош урманында урман
торгызу эшләре башкарылган. Аның кысаларында 70 мең үсенте утыртылган. “Әлеге
эшләр быел да дәвам итәчәк. Барлыгы 220 мең яшь агач утыртырга планлаштырыла”,
- диде ул.
Сүз уңаеннан,
Казанда парк зоналарын төзекләндерү эшләре Архитекторлар союзы һәм Россиянең ландшафт
архитекторлары ассоциациясе тарафыннан оештырылган ландшафт архитектурасы
буенча илнең иң төп һөнәри бәйгесендә югары бәяләнде. И.Куляжев искәрткәнчә,
2017 елда Казанга “Россиянең 1 млн арттык халкы булган иң төзек шәһәре” номинациясендә
алтын диплом тапшырылды. Ә “Гамәлгә ашырылган иң яхшы мәдәни-тарихи мирас объекты”
номинациясендә алтын диплом Лядов бакчасының үзәк мәйданын реконструкцияләү
өчен бирелде.
Сессия утырышында
катнашкан Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман хәбәр иткәнчә, быел “Калейдоскоп”
паркын һәм Горки-Әмәт урманын, “Крылья Советов” паркын төзекләндерүне дәвам итү
планлашырыла, Декабристлар урамында, Гаилә үзәгенә илтә торган юлда, эшләр
дәвам итәчәк. Моннан кала, төзекләндерү эшләре Карбышев урамында урнашкан “Комсомолец”
торак комплексы паркында, Әпсәләмов урамында урнашкан скверда, Фучик урамындагы
бульварда башкарылачак. Шулай ук Түбән Кабан күлендә беренче чират эшләре
тәмамланыр, дип көтелә.
“Быел Казанга
бүленгән акчалар күләме белән без яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә тиешбез”, - дип
саный ТР Президенты ярдәмчесе.
Казан Мэры
Наталия Фишманга уртак хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде. “Бүгенге көндә булган
нәтиҗәләрне бәяләмичә булмый. Якшәмбе көнне гаиләм белән чаңгыда шуганда алган
тәэсирләр әле дә хәтердә. Паркларда шуның кадәр күп кеше күрү шатландыра.
Чаңгыда шуарга яратучыларны да, профессиональ спортчыларны да очраттым. Агымнар
аерым булу, сантар үзәкләр, чаңгы салу-кию, чәй эчү урыннары булу шатландыра”,
- диде И.Метшин.
Ул игътибар
иткәнчә, парклар һәм скверларны төзекләндерү буенча барлык проектлар да халык
белән фикер алышмыйча, гамәлгә ашырылмады. “Бу эштә хезмәттәшләремне актив
булырга өндим. Быел эш масштабы артты. Зур эшләр көтә, депутатлар корпусы
ярдәме кирәк булачак. Уртак эшкә алыныйк”, - дип чакырды шәһәр башлыгы.