(Казан шәһәре
KZN.RU, 24-нче гыйнвар, Зилә Гайфи). Казанда 2017 елда икенчел эшкәртү өчен 430
тонна пластик чүп җыелды. Шәһәрдә чүпне аерып җыю тәҗрибәсен киңәйтү кирәклеге
турында бүген Казан шәһәр Думасының XXIII сессиясендә Казан Мэры Илсур Метшин
игълан итте.
“Казан йорт
ишегалларының өчтән бер өлешенә генә ПЭТ-шешәләрне җыю контейнерлары куелган,
әмма нәтиҗә шатландыра. Ел эчендә 430 тонна пластик җыелган. Күләме ягыннан бу 122
вагон тәшкил итә. Әгәр эшкәртелмәсә, пластик гасырлар буе саклана. Әлеге эштә
яңа дәрәҗәгә күчәргә җитлектек. Бүгенге сессия яңа юнәлештә эш башлау ноктасы
булырга тиеш”, - диде Мэр, депутатларга мөрәҗәгать итеп.
2017 елда Казанда
ПЭТ-шешәләрне җыю өчен челтәрле контейнерлар урнаштырудан тыш, химик ток
чыганакларын җыю өчен дә контейнерлар куелды. Моннан кала, ТР экология министры
Фәрит Габделганиев сүзләре буенча, хәзер бакчачылык ширкәтләре дә каты
коммуналь калдыкларны аерып җыя ала. “Узган елда Казанда 5 тонна кечкенә
батареялар җыелды, 30 контейнер куелды. Бакчачылык ширкәтләре инфраструктурасын
яңарту буенча өчьеллык республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында,
Казанда һәм аның тирәсендә калдыклар җыю өчен 147 контейнер һәм бункерлар
куелган 67 махсус мәйданчык оештырылды”, - дип сөйләде ведомство җитәкчесе.
Чүпне аерып җыю
системасын кертү белән беррәттән, Казанда чүп полигоннарын рекультивацияләү эше
бара. Экология елында төп программа булып Самосырово чүплеген рекультивацияләү
проекты санала. “Хәзер чүп тавы элпә белән капланган. Быел яшелләндерү эшләрен
башкарырга планлаштырыла һәм “чүп Эвересты” урынына яшел калкулык барлыкка
киләчәк. Чүплекләр санын арттырырга теләгебез юк, шуңа күрә җыела торган чүптән
максималь файда алырга кирәк”, - диде Мэр.
Шәһәр башлыгы
искәртүенчә, 218 елда Россиядә уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру проекты старт
ала. “Алдыбызда шәһәрлеләрне проектларга җәлеп итү бурычы тора. Бер генә дару
юк – бу акча мәсьәләсе дә, экологик тәрбия мәсьәләсе дә. Мәгълүматны балаларга
җиткерергә мөһим, чөнки бу – киләчәгебез белән бәйле мәсьәлә. Моннан башка без
культуралы шәһәр, дип атала алмыйбыз”, - диде Мэр һәм Башкарма комитет
җитәкчесе Денис Калинкинга, Мәгариф идарәсенә һәм районнар администрациясенә
әлеге сорауны карарга һәм августта педагогик советта әзер карарлар тәкъдим
итәргә кушты.
2017 елда да
балаларны экологик тәрбияләү буенча мөһим адымнар ясалды: Горки-Әмәт урманында
экоүзәк ачылды. “Космонавтлар урамында урнашачак 2,5 га мәйданлы җирдә ТР
Президенты тарафыннан хупланган Бөтенроссия экологик-белем бирү үзәген булдыру проектына
аеруча ышанычлар баглана. Әлеге участокның шәһәр карамагында булуын исәпкә
алсак, әлеге проектка максималь рәвештә булышлык итүегезне сорыйм”, - дип
мөрәҗәгать итте Фәрит Габделганиев Илсур Метшинга. Министр сүзләре буенча,
Казанда әлеге үзәкнең ачылуы үзен аклый – ел саен экология буенча Бөтенроссия
олимпиадаларында бүләкле урыннарның 80 проценты Татарстан укучыларына бирелә.
Искәртергә кирәк,
экологик вәзгыятьне яхшырту һәм әйлә-тирә мохитне саклау – РФ Президенты
Владимир Путинның стратегик инициативасы. Россиядә 2025 елга кадәр экологик
куркынычсызлык стратегиясе эшләнде, ә чүпне утилизацияләү мәсьәләсе әлеге
өлкәдә ил башлыгы билгеләгән өстенлекле юнәлеш булып тора.