(Казан шәһәре
KZN.RU, 25-нче гыйнвар, Алсу Сафина). Озак көтелгән 94 фатирны тапшырудан
проблемалы “МЧС” ТК өлешчеләренең елы башлана. Торак комплексның беренче
йортында чираттагы блок эксплуатациягә тапшырылды. “Фон” компанияләр төркеме
өлешчеләре белән очрашуда Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, якын арада
әлеге йортта эшләр тәмамланачак, шул ук вакытта торак комплексның башка
объектлары буенча системалы эшләр дәвам итә.
Искәртергә кирәк,
торак комплексның беренче торак йортында ике блок – Е һәм Г – тапшырылмый
калган иде. 2016 елның декабреннән 2017 елның декабренә Ж (78 фатир), А (87
фатир), Б (75 фатир), Д (47 фатир), В (74 фатир) блоклары, шулай ук торак
булмаган биналар (Ж* блогы) этаплап эксплуатациягә тапшырылды.
Бүген Илсур
Метшин тапшырылган блокта өч бүлмәле фатирларның берсен карап чыкты. Башкарма
комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов игътибар иткәнчә, “МЧС”
торак комплексының беренче йортында бер подъездлы Г блогы (72 фатир) гына
тапшырылмый кала. Аның сүзләренчә, графиклар әзерләнгән, якын арада аларны
расларга һәм блокны төзеп бетеререгә алынган “СК Строй” һәм “Фон” арасында
килешү төзергә планлаштырыла. Беренче йортта барлык эшләрне берничә айда
тәмамларга планлаштырыла. Әлеге моментта “Г” блогына җылылык бирелгән.
Мэр белән
очрашуга килгән “Фон” өлешчеләре билгеләп үткәнчә, әлеге көтелгән вакыйга
аларның кәефләрен күтәрми калмаган. Алар шәһәр башлыгына һәм Башкарма комитет
командасына ярдәмнәре өчен рәхмәтләрен белдерделәр һәм шәһәр башлыгын “өй
туена” чакырдылар.
“Сезнең нинди
авыр хәлдә калуыгызны аңлыйбыз. Бөтен җиргә дә ресурслар, безнең көчебез генә
җитеп бетми, - диде Илсур Метшин. – Безгә булышлык итүче, җир буенча карар
кабул итүче ТР Президентына рәхмәт. Бер генә йорт та икенчесенә охшамаган.
Һәрберсе буенча чишелеш эзлибез”.
“Чираттагы 94
фатирны тапшырдык. Быел өлешчеләрнең фатирлы булуы сездән башлана, - диде Илсур
Метшин. – 72 фатирлы тагын бер подъезд гына калды”.
Казан Мэры өлешчеләргә
аңлаулары өчен рәхмәтен белдерде. Шулай ук блокны тапшырырга әзерләгән Башкарма
комитет җитәкчесенең беренче урынбасарына һәм подрядчыларга (“СК Строй” ҖЧҖ) да
рәхмәт сүзләре ирештерде.
Шәһәр башлыгы
ут-яктырту мәсьәләләре дә хәл ителүен хәбәр итте. Искәртергә кирәк, йорт
тирәсенең тиешле дәрәҗәдә яктыртылмавы турында Мэр белән очрашуларның берсе
вакытында өлешчеләр әйткән иде. Моннан кала, Илсур Метшин язын чокырлар
төзекләндереләчәге турында әйтте. “Авыр йөк машиналары йөрүдән туктагач, юлны
киңәйтәчәкбез”, - дип өстәде ул.
“Машиналардан,
сукмаклардан микрорайонның җанлануы күренә”, - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
“Без күрше йортларга алынабыз, анда эш кайный”, - диде И.Метшин.
Билгеләп үтәргә
кирәк, хәзер торак комплексның икенче йортында планлы эшләр башкарыла.
Мэр белән бергә “МЧС”
торак комплексында Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров, “Фон-Ривьера”
ҖЧҖ директоры Диана Әхмәтҗанова, “Фон” компанияләр төркеме техник директоры Сергей
Орлов һ.б. булды.