(Казан шәһәре
KZN.RU, 26-нчы гыйнвар). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов капиталь төзекләндерүдән
соң 18-нче шәһәр клиник үзәк хастаханәсенең поликлиникасында һәм Төбәкара
клиник-диагностика үзәгенең “Г” корпусында булды.
Чарада Казан Мэры
Илсур Метшин, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР төзелеш,
архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һ.б. катнашты.
ТР сәламәтлек
саклау министры Гадел Вафин сырхауханә эше турында мәгълүмат бирде. Аннары
Рөстәм Миңнеханов функциональ диагностика бүлегенә юнәлде, анда бүлек мөдире
диагностика өлкәсендә кулланылучы заманча җайланмалар белән эшләү үзенчәлеге
турында сөйләде.
Рөстәм
Миңнехановка “18 нче шәһәр клиник үзәк сырхауханәсе” дәүләт автоном сәламәтлек
саклау учреждениесе медицина учреждениенисен модернизацияләү этаплары турында
хәбәр иттеләр.
Медицина
учреждениесен модернизацияләү киләчәктә аның хезмәт күрсәтүләр санын
арттырачак, планлы операцияләрне көтү вакытын киметәчәк, халыкның күрсәтелгән
медицина хезмәтләренең сыйфатыннан канәгать булу дәрәҗәсен арттырачак.
Аннары Рөстәм
Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең материаль-техник
базасын модернизацияләүнең чираттагы этабы нәтиҗәләре белән таныштылар. 2017
елда тиешле программаны гамәлгә ашыру кысаларында үзәктә төзекләндерү эшләре
башкарылды.
Кунакларга нур
диагностикасы бүлеген тәкъдим иттеләр.
2018 елның
гыйнварыннан нур диагностикасы бүлегендә 512 киселешкә исәпләнгән заманча РКТ
аппараты эшли башлаган, ул тикшеренүләрнең сыйфатын арттырачак.
Рөстәм Миңнеханов
билгеләп үткәнчә, күрсәтелүче медицина хезмәтләренең сыйфатын арттыру, бу
хезмәт күрсәтүләрнең оперативлыгы һәм һәркем өчен мөмкин булуы
татарстанлыларның гомере озынаюга китерәчәк.
Белешмә
Төбәкара
клиник-диагностика үзәге (МКДЦ) – Татарстан һәм Идел буеның югары технологияле
алдынгы үзәге. Ул йөрәк, баш мие кан тамырлары, патологиясе, магистраль һәм
периферия тамырлар, аш кайнату системасы авырулары булган кешеләргә ярдәм итү
белән шөгыльләнә.
Үзәк 1999 елда
ачылган. Биредә ел саен 125 меңнән артык пациент тикшеренү үтә һәм дәвалана, 5
меңнән артык операция ясала. 2011 елда Төбәкара клиник-диагностика үзәге белгечләре
тарафыннан Татарстан Республикасында йөрәк күчереп утырту буенча операцияләр
ясала башлады.