(Казан шәһәре
KZN.RU, 18-нче декабрь, Екатерина Виславская). Казанда Бердәм муниципаль
хезмәтләр күрсәтү үзәге оештырылачак. Бу эш сыйфатын яхшыртырга һәм мәгълүмати
технологияләрне куллану даирәсен киңәйтәчәк. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә
Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үтте.
Үзәкне булдыру муниципаль
хезмәтләрне күрсәтү системасын оптимизацияләүнең чираттагы адымы булып тора,
дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин. Ул составына
Башкарма комитетның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм экспертлар кергән эшче
төркемне җитәкли.
“Гамәлдәге күп
функцияле үзәкләрдә төп игътибар файдаланучылар өчен документларны кабул итү
һәм тапшыру буенча уңайлы мохит булдыру булса, безнең бурычыбыз – структур
бүлекчәләр эшенең эчке процессларын оптимизацияләү, муниципаль хезмәт
күрсәтүне барлык кеше өчен дә аңлаешлы һәм үтә күренмәле итү һәм шуннан соң
гына документларны кабул итү һәм тапшыру өчен бердәм киңлек булдыру”, - дип
аңлатты ул.
Системаны оптимизацияләү
проектында 91 муниципаль хезмәтнең 51-ен тәкъдим итә торган 10 бүлекчә катнаша.
Иң еш файдаланыла торган хезмәтләр архитектура, шәһәр төзелеше һәм җир-мөлкәт
мөнәсәбәтләре өлкәләрендә. Шуңа күрә, пилот структура буларак Җир һәм мөлкәт
мөнәсәбәтләре комитеты сайланды.
Муниципаль хезмәтләр
күрсәтү системасы электрон форматка күчәчәк. Мисал өчен, гаризаны Казан Башкарма
комитеты сайты һәм Дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталы аша биреп булачак. Шулай да,
күп кенә казанлы әле бу төр форма белән генә чикләнергә теләми, шуңа күрә,
Бердәм хезмәт күрсәтү үзәге кирәк.
Кабул итү “бердәм
тәрәзә” форматында электрон чират буенча сыгылмалы график буенча башкарылачак. Радик Шәфигуллин сүзләре буенча, Бердәм күп функцияле үзәкнең урнашуы вариантлары
карала.
Шәһәр башлыгы Башкарма
комитет структураларының эш сәгатьләрен арттыру фикерен хуплады. “Муниципаль
хезмәтләрдән файдаланучыларның фикерләрен тикшерергә кирәк”, - диде Мэр.
Казан Мэры Илсур
Метшин ассызыклап үткәнчә, Башкарма комитетның һәр бүлекчәсенә муниципаль хезмәтләрне
күрсәтү сорауларына аерым игътибар итәргә кирәк. “Казанда, Татарстанда һәм,
тулаем алганда, Россиядә күп функцияле үзәкләр яңалык түгел. Әмма аларда дәүләт
хезмәтләре күрсәтелә, ә без муниципаль хезмәтләрне күрсәтә торган үзәк турында
сүз алып барабыз. Муниципалитетларда әле мондый үзәкләр юк, без бу юлны
беренчеләр булып үтәбез, - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы. – 10 ел элек ярый
торган әйберләр бүген инде җитми, технологияләр алга бара. Атналар, айлар таләп
ителгән әйберләрне, мәгълүмати технологияләр ярдәмендә, тиз арада хәл итеп
була. Шәһәрлеләр мәнфәгатьләрендә без үзгәрегә һәм эшебезне үзгәртергә тиешбез”.