(Казан шәһәре
KZN.RU, 18-нче декабрь, Алсу Сафина) Казанда 2018 елда футбол буенча дөнья
чемпионатын уздыру көннәрендә эшләячәк җанатарлар фестивале мәйданчыгын әзерләү
башланды. Искәртергә кирәк, фанфест “Казан” Гаилә үзәге территориясендә узачак.
Киләсе елның җәендә фестивальдә 1 миллионнан артык кеше катнашыр, дип көтелә.
Казан 11 оештыручы шәһәрләр арасында җанатарлар фестивале өчен экранлы
җайланмаларга рәсми рөхсәт алган беренче шәһәр булды.
“Проект бар,
эшләр башланды, бу – бик мөһим мәйданчык. – дип билгеләп үтте Казан Мэры Илсур
Метшин. – Билгеләнгән вакытка эшләп җиткерәсе эшләр күп. Гыйнвар һәм февраль
айларының һава шартларын исәпкә алып, вакыт күп түгел. Без бу хакта беләбез һәм
барлык әйберләрне дә тиешле вакытка һәм сыйфатлы итеп башкарырга телибез”.
Шәһәр башлыгы
игътибар иткәнчә, чемпионаттан соң шәһәрлеләр яңа мәйданчыклы булачак. “Бездә
тагын бер зур, төзекләндерелгән, шәһәрлеләр өчен уңайлы территория булачак”, -
диде Мэр. Фанфестка бәйле сораулар буенча, гыйнвар аеннан фестиваль мәйданчыгы
территориясендә киңәшмәләр узачак, дип ассызыклады Мэр.
Башкарма комитет
җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов сөйләгәнчә, хәзер мәйданчыкта
вакытлы инфрастуктура челтәрләрен сузу буенча эшләр башланды, канализация һәм
суүткәрү челтәрләре төзелә, алар алга таба ел буе эксплуатацияләнәчәк. Әзерлекнең
азаккы стадиясендә – видеокүзәтү, wi-fi, чыбыклы интернет үткәрү проектлары.
Чыгыш ясаучы
игътибар иткәнчә, FIFA даими рәвештә фестивальгә әзерләнү процессын күзәтеп
тора – Казанга техник белгечләр, FIFA-ның коммерция хезмәттәләре һәм
иганәчеләре килә. “Казан 11 оештыручы шәһәрләр арасында җанатарлар фестивале
өчен экранлы җайланмаларга рәсми рөхсәт алган беренче шәһәр булды, бу FIFA-ның
мәҗбүри процедурасы”, - дип хәбәр итте Д.Фәттахов.
Гаилә үзәге
территориясе 5 функциональ зонага бүленгән. Беренче зонада 16х9 м зурлыктагы
экранлы төп сәхнә һәм тикшерү корылмалары белән керү юллары урын алачак. “Футбол
матчларын күрсәтүдән тыш, сәхнәдә җанатарлар өчен Татарстан һәм Казанның иң
яхшы коллективлары чыгыш ясаячак”, - диде Д.Фәттахов.
Икенче зонада
җанатарлар өчен активлык мәйданчыклары һәм фестивальнең төп рестораны
урнашачак. “Биредә футбол фристайлы, арт-инсталляция һ.б. буенча мастер-класслар
оештырырга планлаштырыла, - дип билгеләп үтте беренче урынбасар. – Мэр кушуы буенча,
башка креатив активлыклар зоналары буенча фикер алышабыз”.
Өченче зона, “Казан”
гаилә үзәге эчендә, аккредитацияләнгән кешеләр өчен каралган – биредә медиаүзәк,
волонтерлар үзәге, фестиваль белән идарә итү үзәге, бердәм куркынычсызлык
пункты урнашачак. Дүртенче зонада көймәләр һәм катамараннарны прокатка алу
пункты ягыннан көч структураларының урнашу нокталары булачак. Бишенче зонада
С.Хәким урамы ягыннан саклау камералары булачак.
“Узган фестивальләр
тәҗрибәсе, FIFA һәм оештыру комитеты белән сөйләшүләр фанфест мәйданчыгы стадионга
караганда ешрак килү урыны булуны күрсәтә. Фестивальгә керү бушлай булганны
исәпкә алып, анда 1 миллионнан артык кеше катнашыр, дип көтелә. Чагыштыру өчен –
6 футбол матчында стадионда 240 мең кеше булачак”, - диде Д.Фәттахов.
Билгеләп үтәргә кирәк,
2018 елның 25 маеннан 25 июленә кадәр Казанда С.Хәким урамы буенча (Декабристлар
урамыннан Әпсәләмов урамына кадәрге өлешендә) хәрәкәт өчен ябыла. “Көч
ведомстволары рекомендацияләре һәм ТР Президенты ярдәме белән Бондаренко
урамында – Чистай һәм С.Хәким урамнары арасындагы юл өлешендә – яңа юл төзү
турында карар кабул ителде. Бу юл өлеше тамашачыларның төп өлеше мәйданчыктан
чыкканда юлларда киеренкелекне киметергә ярдәм итәчәк һәм С.Хәким, 3, 5, 5А
адреслары буенча яшәүчеләр өчен юлга керү мөмкинлеге ачачак”, - дип аңлатты
Д.Фәттахов.
Шулай ук,
җәмәгать киңлекләрен үстерү программасы кысаларында, “Кәҗә Бистәсе” метро
станциясе территориясен төзекләндерү планлаштырылган.
Фестивальдә куркынычсызлыкны
Эчке эшләр министрлыгының, башка ведомстволарының 800 хезмәткәре, шәхси саклау
предприятиеләренең 250 хезмәткәре һәм стюардлар тәэмин итәчәк. Мәйданчыкта медицина
үзәге эшләячәк. Туклануга килгәндә, бу мәсьәлә Азык-төлек һәм социаль туклану
департаментына йөкләндерелгән.
Искәртергә кирәк,
футбол буенча дөнья чемпионаты 2018 елның 14 июненнән 15 июленә кадәр Россиянең
11 шәһәрендә узачак. Җирәбә нәтиҗәсендә, “Казан-Арена” стадионында группа этабы
кысаларында, Франция - Австралия (16 июнь), Испания - Иран (20 июнь), Польша -
Колумбия (24 июнь), Германия - Көньяк Корея (27 июнь) матчлары узачагы
ачыкланды. Моннан кала, Казанда 1/8 финалы һәм чирек финалның бер уены узачак.