(Казан шәһәре
KZN.RU, 18-нче декабрь, Екатерина Виславская). Казан, Россия Федерациясенең
Иҗтимагый палатасы тарафыннан төзелгән, илнең игелекле шәһәрләре арасында
төзелгән рейтингта 2-нче урын яулады. Бүгенге эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры
Илсур Метшин моны әһәмиятле вакыйга, дип атады.
“Бу, һичшиксез, зур
җиңү. Әле күптән түгел генә “Игелекле Казан” проектын эшчәнлегебезнең 12 өстенлекле
юнәлешләренең берсе итеп күрсәткән идек, эшебез федераль органнар тарафыннан билгеләп
үтелде, - диде шәһәр башлыгы. – Бу барлык шәһәр халкының, иҗтимагый оешмаларның
җиңүе”.
Мэр билгеләп
үткәнчә, Казан федераль мәйданчыкка әйләнә, биредә кешеләр хәйриячелек
өлкәсендә тәҗрибәләре, практикалары, үзләренең эшләнмәләре белән уртаклашалар. Шәһәр
башлыгы искәртүенчә, Казанны Идел буенда президент грантлары экспертизасы
буенча төбәк мәйданчыгы итәргә карар кылынды.
“Безгә ышаныч
күрсәтелде, җаваплылык – безнеке. Әмма без әлеге җаваплылыкка әзер, - диде ул. –
Спорт волонтерлыгының үз тарихы, мәктәбе булса, социаль волонтерлыкта безгә әле
үсәргә кирәк. Шунысы шатландыра, бу өлкәдә берни белми торып, илебез игелеге
өчен бу юнәлештә фикер итәбез”.
Шәһәр башлыгы
Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттаховка районнар
башлыклары белән бергә 2018 елга эш планына социаль волонерлык темаларын
кертергә кушты. Аларны хәл итүгә гыйнвардан керешәчәкләр.
Казан илнең
игелекле шәһәрләре арасында төзелгән рейтингта, “Игелекле эшләр марафоны”
Бөтенроссия акциясе кысаларында, 2-нче урын яулады. Беренче урында Санкт-Петербург
тора, өченче урында – Ульяновск. Беренче унлыкка Мәскәү, Түбән Новгород,
Ростов-на-Дону, Саратов, Химки, Уссурийск һәм Чебоксар шәһәрләре керде.