(Казан шәһәре
KZN.RU, 18-нче декабрь, Алсу Сафина). Бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур
Метшин районнар администрацияләре башлыкларын, ТКХ һәм тышкы төзекләндерү комитетлары
җитәкчеләрен шәһәрдә кар көрәү эшләрен көчәйтергә чакырды.
Башкарма комитет
җитәкчесе – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр иткәнчә, сезон
башыннан юл хуҗалыгы объектларында һәлакәтләр булмаган. “Хәрәкәт туктап
тормады. Урыны белән кварталлар эчендәге юллар, җәяүлеләр сукмаклары һәм бистә
юллары торышына бәйле шелтәләр булды. Алар барысы да үз вакытында подрядчы
оешмалар тарафыннан төзәтелде, - диде ул. – Бүгенге көндә төп магистральләр
канәгатьләндерерлек хәлдә , урамнардан кар чыгару, җәяүлеләр сукмакларын,
тукталышларны, кварталлар эчендәге, бистәләрдәге юлларны чистарту эшләре дәвам
итә”.
“Шәһәрлеләр
теләкләре барысы да подрядчыларга вакытында ирештергәне белән ризалашам. Әмма аларның
барысы да тиешле дәрәҗәгә китерелмәде – моның өстендә безгә әле эшләргә кирәк”,
- диде шәһәр башлыгы.
“Һава шартлары
мөмкинлек биргәндә, эшләп калырга кирәк”. – диде Мэр, районнар администрацияләре
башлыкларына һәм хезмәт күрсәтә торган оешмалар җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп.
“Финанс һәм
хезмәт ресурсларының җитешмәве аңлашыла – шуңа күрә механизмнар алынды да инде.
Йөкләнгән бурычларны эшләүгә игътибар итик”, - диде Мэр. “Боларны контрольда
тотуыгызны сорыйм – хезмәт машиналары тәрәзәләреннән карап түгел, аяк белән
йөреп карагыз”, - дип ассызыклады ул.
И.Куляжев хәбәр
иткәнчә, Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, сезон башыннан Татарстан
башкаласында 74 мм явым-төшем, ягъни декабрь нормасыннан 193% булган. Шул ук
вакытта, 15 мм явым-төшем узган атнада яуган. Кар катламы калынлыгы шәһәр
буенча уртача 30 см тәшкил итә.
Узган атнада шәһәрдә
кар, буран булды, температура нольгә җитеп, яңадан минуска төште, шуңа күрә бозлавык
барлыкка килде. Тәүлекләр буе юлларда 600-дән артык махсус техника берәмлекләре
эшләп торды. Сезон башыннан шәһәр урамнарыннан 120 мең тонна кар чыгарылган,
шул исәптән узган атнада – 60 мең тонна.