(Казан шәһәре
KZN.RU, 18-нче декабрь). Бүген, 18 декабрьдә, Татарстанның Питрәч районында “Богородское”
газ бүлү станциясе һәм 220-285 км өлешендә Миңнебай – Казан реконструкцияләнгән
газүткәргеч ачылды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Бу инвестицион
проектны “Газпром” ГАҖ гамәлгә ашырган. Реконструкцияләү эшләре 2010 елда старт
ала һәм моның өчен 12 млрд сум акча сарыф ителә. Беренче этапта 61 километрдан
артык магистраль газүткәргеч алмаштырылган һәм үлчәүләр төене төзелгән. Икенче этапта
газүткәргечнең ике участогы һәм Татарстанда иң эреләрдән берсе булган “Богородское”
газ бүлү станциясе төзелгән.
Газүткәргечне реконструкцияләү
ярдәмендә, куркыныч тудырган җитештерү объектлары Казаннан читкә чыгарылачак. Белгечләр
исәпләүләре буенча, челтәр газын китереп тору күләмен елына 5,25 млрд. куб.
метрга кадәр арттачак, шул исәптән Казан кулланучыларына – елына 4 млрд. куб.
метрга кадәр.
Станцияне эшләтеп
җибәрүдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, “Газпром”
ГАҖ ГРС һәм газ хуҗалыгы объектларын эксплуатацияләү идарәсе башлыгы Руслан
Дистанов, “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ генераль директоры Рафкат Кантюков һәм
башкалар катнашты.
Сәламләү сүзендә
ТР Президенты билгеләп үткәнчә, газүткәргечне реконструкцияләү ярдәмендә
Татарстан якындагы 50 елга газ белән тәэмин итү резервы алды.
“Казанда бу
проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә торак төзелешен арттырырга мөмкинлек туа.
Газ Гильдеевога китерелгән, анда 500-дән артык йорт, шул исәптән күп балалы
гаиләләр өчен дә салынган”, - диде республика башлыгы.