(Казан шәһәре
KZN.RU, 19-нчы декабрь, Алсу Сафина). “Симфония” торак комплексындагы төзелгән 1
номерлы йортны Казан Мэры Илсур Метшин карап кайтты. Якын арада Ротор урамында
урнашкан әлеге 180 фатирлы йортны кулланылышка тапшырырга рөхсәт алыначак. Башкарма
комите җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов Мэрга ел азагына кадәр
“Возрождение” ТК тагын 300 фатирлы йорт тапшырылачагын хәбәр итте.
Искәртергә кирәк,
“Симфония” ТК төзелеше 2012 елның октябрь башында старт алган иде, шуннан соң, “Фон-Ривьера”
банкротлыкка чыгу сәбәпле, төзелеш туктатыла. 2 номерлы йорт узган елның март
аенда тапшырылды.
“Симфония” ТК 1
номерлы йортның өлешечеләре инициатив төркеме вәкиле Альберт Камалиев
сөйләгәнчә, “Бриз” төзелеш компаниясе директоры Андрей Беляков белән июнь
башында йорт төзелешен дәвам итү буенча килешү төзелде. Нәтиҗәдә, ярты ел
эчендә йорт төзелеп бетте. Параллель рәвештә торак-төзелеш кооперативын булдыру
өстендә эшләр алып барылды. Декабрьдә Татарстан Арбитраж суды йортны өлешчеләр
тарфыннан төзелгән “Возрождение 1” торак-төзелеш кооперативына тапшыру турында
карар кабул итте.
Азат Нигъмәтҗанов
Казан Мэры Илсур Метшин һәм очрашуда катнашкан РФ Дәүләт Думасы депутаты Александр
Сидякинга “Симфония” ТК өченче йорты буенча да торак-төзелеш кооперативы
төзелүен әйтте. “Дүртенче йорт буенча килешү юк, юл картасы белән эшлибез”, -
диде А.Нигъмәтҗанов.
Ул шулай ук ел
азагына кадәр биредә “Возрождение” ТК 300 фатирлы йорты тапшырылачагын әйтте. Тагын
ике йортны 2018 һәм 2019 елларда тапшырырга планлаштырыла.
“Шулай итеп, быел
480 фатир тапшырыла”, - диде шәһәр башлыгы.
Башкарма комитет
җитәкчсенең беренче урынбасары инфраструктура сорауларына да кагылды. Биредә балалар
бакчасы эшләячәк, 400 балага исәпләнгән мәктәп өчен урын билгеләнгән.
Юл темасы да мөһим
булып тора. А.Нигъмәтҗанов сүзләре буенча, микрорайон үзҗитешле булсын өчен торак
комплекслар буйлап Шаляпин урамына кадәр юллар салырга, шулай ук Павлюхин
урамына чыгу юлын төзергә кирәк. Илсур Метшин бу юлларны 2018 ел өчен эш
планына кертергә кирәк.
Шәһәр башлыгы
Дәүләт Думасы депутларына башкарган эшләре өчен рәхмәтен белдерде. “Мәсьәләләр
хәл ителә, бу безгә киләчәктә алданган өлешчеләр турында онытырга ярдәм итәчәк.
Бу базарны законсыз һәм төгәл көйләү булмый торып, муниципаль дәрәҗәдә генә
әлеге сорауларны хәл итеп булмый”, - диде И.Метшин.
Александр Сидякин
ассызыклаганча, алданган өлешчеләр – гомуми проблема, ул ил Президентыннан алып
муниципаль хакимияткә кадәр барлык кешеләргә дә кагыла. “Кабинетларда эшләү
нәтиҗәләр бирми дә кебек, әмма алданган өлешчеләр күп сәгатьлек киңәшмәләр аша хәл
ителә”, - диде депутат.
Казан Мэры
раславынча, ТР Президенты Рустәм
Миңнеханов әлеге сорауны аерым күзәтү астында тота. Ул быелга куйган бурыч –
алты объект тапшыру – үтәләчәк. “Без даими эш алып барабыз, өлешчеләр белән
очрашабыз, хәл итү юллары эзлибез. Бергәләшеп җиңәрбез, дип ышанам”, - диде
Илсур Метшин.
“Үз бурычларыбызны
үти алуыбызга шатмын”, - диде Мэр йортны каргач. Фатир алучыларны йорт туйлары
белән котлады.
Йортны карауда
Торак сәясәте идарәсе җитәкчесе Марсель Габделхаков, Вахитов һәм Идел буе районнары
администрациясе вәкиле Андрей Лобов һ.б. катнашты.