(Казан шәһәре
KZN.RU, 20-нче декабрь, Алсу Сафина). Казан Мэры Илсур Метшин капиталь
төзекләндерелгән “Заречье” Балалар өстәмә белем бирү үзәген карап кайтты. Бер ел
элек үзәк тикшерүче органнар күрсәтмәләре буенча ябылган иде, ә хәзер “Заречьеда”
яңадан тормыш кайный һәм Киров районының спорт һәм иҗат белән кызыксынучы балалары
Окольная ур., 23 номерлы йортта урнашкан төзекләндерелгән бинага әйләнеп
кайтты. Шәһәр башлыгы яңартылган классларны карап чыкты, балалар һәм педагоглар
белән аралашты.
“Заречье” үзәге
1963 елда урнашкан. Искәртергә кирәк, “Заречье” үзәгенең 2,3 мең кв.м мәйданлы
бинасын төзекләндерү өчен 81 млн сум бүленде. Бу суммага бина тулысынча төзекләндерелде,
секцияләр һәм түгәрәкләр, шул исәптән техник иҗат өчен 44 класс, спорт һәм
концерт заллары җиһазландырылды. Моннан кала, үзәк территориясе
төзекләндерелде, биредә скаутлар өчен киңлек һәм ачык һавада чыгыш ясар өчен
сәхнә бар. 21 ноябрьдә “Заречье” балалар өстәмә белем бирү үзәге мәгариф
эшчәнлеген алып бару өчен лицензия алды.
Илсур Метшин
үзәктәге үзгәрешләргә игътибар итте. “Җылы, чиста, биек, якты”, - диде шәһәр
башлыгына үзәк директоры Татьяна Сорокина.
Башта Мэр
су-мотор спорт секциясен карады. Үзәк директоры сөйләгәнчә, секциягә бик күп
бала язылган, класста төрле балалар – бу өлкәдә әле бер дә шөгыльләнмәгән һәм
инде төрле ярышларда җиңүләре булган балалар – бар. Шундый балаларның берсе
Рөстәм Мэрга аквабайк күрсәтте һәм Перьм, Владивосток шәһәрләрендә узган
ярышларда катнашуы турында сөйләде.
Педагог Руслан
Әмирханов, үз чиратында, шәһәр башлыгына сөйләгәнчә, гадәттә Кабан күлендә
шөгыльләнгәннәр. Хәзерге вакытта яр буйлары территорияләре ябылганга, шөгыльләнеп
булмый. Шул сәбәпле, педагог су-мотор спорты белән шөгыльләнергә теләүчеләр
өчен шәһәрдә су трассасы булдыру теләген белдерде.
Казан Мэры әлеге
фикерне хуплады. “Безнең бу хакта билгеле бер планнарыбыз бар. Башка яшүсмерләр
клубларында да мондый секцияләр бар, алардан да мондый тәкъдим булды. Бер вариантыбыз
бар, аның буенча фикер алышырга кирәк”, - диде И.Метшин.
Беренче катта
картинг классы урнашкан. Бу вакытта балалар картинг җыярга өйрәнәләр иде.
Практик дәресләре “Форсаж” картинг үзәгендә үтә. Казан Мэры балалар белән аралашты,
шлемда уңашлар теләп, имза куйды, әлеге шлем музей экспонаты булачак.
Мэр шулай ук
атлетик гимнастика залын, иҗади студияләрне карап чыкты.
Киров һәм Мәскәү
районнары укучылары советы җыелышы барган актлар залында Илсур Метшин җыелучыларны
үзәкнең икенче туган көне белән котлады. “4 меңгә якын бала әлеге күркәм традицияләре,
зур казанышлары, яхшы педагоглары һәм җитәкчесе булган үзәктә шөгыльләнә. Иң
зур байлык – әлбәттә, балалар”. – диде шәһәр башлыгы. Ул барысына да яңа ел
кәефе, хыялланырга һәм хыялларга каршы барырга теләде.
Казан Мэры шулай
ук “Заречье” үзәгендә җыелучы Киров һәм Мәскәү районы укучылары хәрәкәте
активистлары белән аралашты.
Мэрга рәхмәт
сүзләре белән укучыларның ата-аналары мөрәҗәгать итте.
“Ата-аналарга
сәләтле балалары өчен рәхмәт”, - диде Мэр. Илсур Метшин ассызыклаганча, бинаны
саклап, төзекләндерү эшләрен башкару өчен Татарстан Президенты Рөстәм
Миңнеханов күп эш башкарган. Мэр шә1әрдә яшүсмерләр клубларын яңарту өстендә күп
эш эшләнүен сөйләде. Тиздән капиталь төзекләндерү эшләре тәмамлангач, “Московский”
мәдәният һәм спорт үзәге ачылачак.
“Заречье”
үзәгендә 3,8 меңнән артык бала шөгыльләнә һәм 160 педагог эшли. Учреждение 100-дән
артык өстәмә белем бирү программалары гамәлгә ашыра: физик культура-спорт
(атлетик гимнастика, каратэ, дзюдо, өстәл хоккее, шахмат), табигый-фәнни (кинология),
туристик-туган якны өйрәнү (экскурсияләр алып баручы мәктәбе), спорт-техник (су-мотор
спорты, картинг), сәнгати (ИЗО-студия, театр, мода театры, хореография, шәрыкъ
биюе, вокал) һәм социаль-педагогк (КВН, иҗади берләшмә). Бу бинада барлыгы 31 берләшмә
бар. Барлык дәресләр дә бушлай алып барыла.
Яңартылган үзәкне
шулай ук Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов,
Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин карадылар.