(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче декабрь, Екатерина Виславская).
Казанның меңьеллыгы музеенда ( “Казан” Милли мәдәният үзәге) “Безнең
ватандашлар – яшерен фронт каһарманнары” («Наши соотечественники - герои
невидимого фронта») дип аталган легендар совет разведчигы, Казан шәһәренең Эшче-крестьян
һәм кызылармеец депутатлар советы әгъзасы (1920 елда) Исхак Әхмәровка һәм аның
көрәштәшләренә багышланган уникаль экспозиция ачылды. Күргәзмәдә булып кайткан Казан
Мэры Илсур Метшин И.Әхмәровның ил тарихына керткән зур өлешен билгеләп
узды.
Исхак Әхмәров Оренбург губернасының Троицк шәһәрендә (хәзерге
вакытта Чиләбе өлкәсе) 1901 елның 7-нче апрелендә туа. 1913 елдан алып 1921
елга кадәр ул Казанда яши, 1935 елга кадәр – Мәскәүдә. Соңрак разведчик
тормышында иң мөһим чор балшана. 1945 елга кадәр ул АКШ-та яшерен резидентураны
җитәкли. Аның агентлары СССР өчен иң мөһим булган мәгълүматлар туплый, шул
исәптән “Манхэттен проекты” буенча атом коралы әзерләү турындагы материаллар.
Исхак Әхмәров “Кар” (“Снег”) операциясенең башлап җибәрүчесе буларак та
билгеле. Әлеге операция совет разведкасының тарихында иң әйбәт операцияләрнең
берсе булып санала, аның максаты - Япония белән сугыш булдырмаска.
Казан меңьеллыгы музееның яңа даими күргәзмәсенә секретлыгы
бетерелгән рәсми документлар, гаилә архивыннан фотографияләр, разведчикның
шәхси һәм эштә кулланылган әйберләре кертелгән. Архив материаллары
республиканың һәм федераль дәрәҗәдәге саклау урыннарыннан алынган.
Экспозициянең шактый өлешен разведчиклар төшергән фотолар тәшкил итә. Бу Исхак
Әхмәров кына түгел, ә шулай ук аның танылган хезмәттәшләре дә: Ирина Алимова,
Шамил Хәмзин һәм Николай Горшков.
“Казанның меңьеллык тарихы аны чит илләрдә дә таныткан
күренекле шәхселәре белән бәйле. Әлеге күргәзмә ярдәмендә без Исхак Әхмәровның
нинди яхшы кеше булуы, аның сугыш елларында илебез өчен зур өлеш кертүе турында
беләбез”, - диде Илсур Метшин ачылыш тантанасында. – “Аның кебек кешеләр тарих
барышын борып җибәргәннәр. Бездә Россиянең дәүләт саклыгы органнарының 100
еллыгы алдыннан әлеге экспозиция ачылуына мин бик шатмын”.
Казан Мэры билгеләп узганча, әлеге күргәзмә үсеп килүче яшь
буынны, казанлыларны һәм туристларны үзләренең каһарманнары белән таныштырыр.
Әлеге чарада шулай ук ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов
катнашты.
Шулай ук разведчик исемен мәңгеләштерү турында карар кабул
ителде. Ул эшләгән йортта (Жуковский ур.4) мемориаль элмә такта куелачак. ТР
Министрлар Кабинетының тиешле карары 2017 елның 14-нче декабрендә чыккан .