(KZN.RU, 21-нче сентябрь). Бутлеров исемендәге химия институтының яңа корпусы нигезенә бүген беренче таш салынды. Шәһәребез һәм җөмһүриятебез өчен әлеге тарихи чарада Татарстан Республикасы Президенты, КФУ Попечительләр советы башлыгы Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзулин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Республика башлыгы истәлекле вакыйга – КФУ химия факультетының яңа корпусы барлыкка килүе белән котлады. “Биредә заманча институт барлыкка килеп, галимнәребезнең конкурентлыкка сәләтле булсын өчен, ачышларының Татарстан предприятиеләрендә кулланырлык булсын өчен һәрберебез максимум көч куячак”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Шунысы кызык, нигезгә төрле еллардагы 3 тәңкә салынды: беренчесе – 1804 – Казан университетына нигез салуны символлаштыра, икенчесе –1953 – Бутлеров исемендәге хәзерге Химия институты корпусы төзелгән ел һәм 2011 ел – яңа корпуска нигез салынган елны символлаштырган тәңкә.
Илсур Метшин үз чиратында, муниципалитетның Казан федераль университетының алга баруында мөмкин булган һәм мөмкин булмаганнарны эшләячәген билгеләде. “Әлеге уку йорты – безнең горурлыгыбыз”, - дип өстәде вакытында университетның юридик факультетын тәмамлаган шәһәр башлыгы.
Шуны билгеләргә кирәк, хәзерге вакытта химфак студентлары Кремль урамы буенча 29 йортта урнашкан 4 катлы бинада белем ала. Бина 50%-ка тузган, тулысынча реконструкция эшләре үткәрү сорала. КФУ һәм Химия институтының үсеш программасы буенча алынган кыйммәтле лаборатия җиһазларын әлеге бинада урнаштыру мөмкин түгел. “Әлеге җиһазны урнаштырып, эшләтергә кирәк, - ди КФУ ректоры И.Гафуров. – Безнең өчен ул университетның матди-техник җиһазы гына булып калмыйча, яңа базарлар һәм химик кластерлы сәнәгать предприятиеләре өчен көрәш, ул – безнең киләчәк”, - дип билгеләде ректор һәм Татарстан җитәкчелегенә озак көтелгән химия корпусы төзелешендә күрсәткән ярдәм өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.
Яңа 7 катлы лаборатория корпусы заман таләпләренә җавап бирәчәк: биредә институтның барлык фәнни-эзләнү бүлекләре урнашыр дип көтелә. Төзелеш эшләре университетның попечительләре, республика бюджеты һәм әйдәп баручы сәнәгать предприятиеләре хисабына башкарыла. Ә җиһазлар исә федеральакчага сатып алына.
Төзелеш мәйданы хәзерге химия институты корпусы артында була. Иске бина исә шулай ук Химия институты карамагында кала, аның бүлмәләре лекцияләр өчен әзерләнәчәк. Моннан тыш, тагын ике лаборатория корпусы ачу каралган: берсе ТДГПУ төп бинасы янында һәм “Татхимфармпрепаратлар” предприятиесе территориясендә. Моның кадәр көчле лаборатория базасы КФУ өчен химия һәм фармацевтика юнәлешләрендә конкурентлыкка сәләтле булу өчен кирәк.