(KZN.RU, 22-нче сентябрь). Казанның тарихи үзәген саклау предметына багышланган иде Казан Мэры Илсур Метшинның Бауман урамы буенча чираттагы күчмә эш киңәшмәсе. Бауман урамындагы “сәгать”тән Астрономия урамы белән киселешенә кадәрге өлешне Мэр белән Казан Башкарма комитеты Җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Казан Башкарма комитеты Җитәкчесенең 2013 елгы Универсиаданы әзерләү һәм үткәрү мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Руслан Шакиров, Вахитов һәм Идел буе районнары администрацияләре башлыгы Андрей Лобов тикшерде.
Шәһәр башлыгына Руслан Шакиров хәбәр иткәнчә, әлеге өлештәге биналар фасадларның күбесенә ремонт үткәрү сорала. Шулар арасында ТР милкендә булган Собор (Бауман урамы буенча 78 йортта урнашкан Собор Богоявления Господня), Бауман урамы, 76 адресы буенча урнашкан күпфатирлы йорт, шулай ук 49, 68, 72, 74 һәм 86 номерлы йортлар.
Бауман урамы буенча 43 йортның (хуҗасы – “Босфорс”, ҖЧҖ Мәскәү) беренче каты гына кулланыла, анда “Colin’s” кием кибете эшли, югары катларында исә бушлык. Руслан Шакировның Мэрга хәбәр итүенә караганда, бина хуҗасының барлык мәйданнарны кулланырлык проекты булган, әмма кризис булу сәбәпле ул аларны тормышка ашыра алмаган.
Илсур Метшин аңлатып узганча, милекчеләргә булган таләпләр төгәл билгеләнгән: 2012 ел ахырына – 2013 ел башына “Универсиада исемлеге”нә кергән, беренче линиядәге биналарның фасадларын тәртипкә китерергә.
Тулаем алганда, тикшерү барышында район администрациясенә, биналар хуҗаларына сораулар барлыкка килгән. Алда санап үтелгән биналарның хуҗалары бүген башкаланың тарихи үзәген саклап калу һәм үстерү комиссиясенең утырышына чакырылган.