(Казан шәһәре
KZN.RU, 16-нчы октябрь). Бүген 2030 елга кадәр Татарстанны социаль-икътисадый
үстерү стратегиясен гамәлгә ашыруның барышы турында стратегик сессия Татарстан
Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Аның эшендә ТР
Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР
Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР
Дәүләт Советы рәисе урынбасарлары, экспертлар, республика министрлыклары һәм
ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
“Татарстан-2030”
стратегиясен гамәлгә ашыруның барышы турында төп доклад белән Татарстанның
икътисад министры Артем Здунов чыгыш ясады. "Стратегия-2030”да җыелма төбәк
продуктын 1,8 мәртәбә арттыру буенча амбициоз бурыч куелган иде. Санкцияләр
куллану режимы көчәюгә карамастан, республика икътисады “Стратегия-2030”ның төп
варианты буенча планлаштырылган күрсәткечләрне үтәүне тәэмин итә. ҖТП үсешенең
тупланган темпы бәяләүләр буенча 105,4 процент тәшкил итте”, – диде министр.
Артем Здунов
билгеләп үткәнчә, икътисад үсешенең төп драйверлары – нефть-газ химиясе, машина
төзелеше һәм энергетика. Ул бизнес өчен МИЗ, ТОСЭР, сәнәгать мәйданчыклары һәм башкалар
рәвешендәге гамәлдәге инфраструктураны атады. Аның сүзләренчә, бүгенгә 63
муниципаль сәнәгать мәйданчыгы эшли. 2020 елга бу санны 100-гә кадәр җиткерү
планлаштырылган.
Шуның белән
бергә, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгатенең республика икътисадына керткән
өлеше 11 процент тәшкил итә. Быел рентабельлек дәрәҗәсе республика буенча
уртача күрсәткечләрдә артып китә һәм 13,5 процент тәшкил итә.
Артем Здунов
сәламәтлек саклау турында билгеләп үткәнчә, Татарстанда гомер озынлыгы 73,5
елдан артып китә, Стратегияне гамәлгә ашыру чорында барлыгы 173 сәламәтлек
саклау объекты төзелгән. Җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү программаларына
килгәндә, 189 объект төзелгән һәм төзекләндерелгән. Хәзерге вакытта тагын 73
оъектта эшләр башкарыла.
ТР икътисад
министры хәбәр иткәнчә, Стратегияне гамәлгә ашыру чорында 408 км юл салынган
һәм торгызылган, асфальт-бетон өслекле юллар белән республиканың 76 торак
пункты тоташтырылган.
Күп кенә
күрсәткечләр буенча уңай динамика булуга карамастан, ситуацияне үзгәртәсе
урыннар бар әле. Аерым алганда, Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры
(“Иннокам”).
ТР икътисад
министры чыгышын тыңлаганнан соң, Рөстәм Миңнеханов ситуациягә карата үз
карашын әйтеп үтте. Татарстан Президенты яшьләр потенциалын үстерүнең
мөһимлеген ассызыклады. Мисал итеп Сочидагы “Сириус” мәгариф үзәген китерде. “Без
я иҗади, я эшмәкәр кешеләрне туплыйбыз, алар икесен бергә җыйганнар. Мондый элементларны
кулланырга кирәк. “Сириус” белән тыгыз эшләргә кирәк. Мин моны күзәтәчкәмен”, -
диде ТР Президенты. Өстәп, ул киләсе архитектура биенналесенә студентларны гына
түгел, укучыларны да чакырырга тәкъдим итте.
Татарстан
Президенты МИЗ идарәче компанияләренең вәкаләтләрен киңәйтү мәсьәләсенә аерым
тукталды. “Без мәйданчыкларыбызның һәм зоналарыбызның нәтиҗәлелеген арттырырга
тиеш, – диде ул. – Шундый формаларның берсе – Төркия һәм Кытай коллегаларыбыз
белән хезмәттәшлек”.
Рөстәм Миңнеханов
фикеренчә, “1119 Программасын” җентекләп карарга кирәк (“Индустриаль парклар
һәм технопарклар булдыруга субсидияләр алу хокукы булган федерация субъектларын
сайлап алу турында” Россия Федерациясе Хөкүмәте карары).
Татарстан
Президенты бу мәсьәләне федераль үсеш стратегиясендә җентекләп язарга тәкъдим
итте. “Әгәр без инфраструктур һәм башка формалар белән бизнес-проектларга ярдәм
итмәсәк, үзеннән-үзе бер нәрсә дә булмаячак. Алар катлаулы. Бигрәк тә машина
төзелеше комплексы, агросәнәгый комплекс һәм нефть-химия комплексы, алар зур
инвестицияләр сорыйлар. Икътисад үзгәрәчәк, без аларны әлеге программага
кертсәк, федераль программада алар булачаклар. Яңа заманча производстволар
булдырырга реалҗ мөмкинлек туачак”, – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов
Иннополис резидентлары өчен салым преференцияләрен дә мөһим тема дип саный. “Бу
бик мөһим тема, чөнки IT-өлкәдә хезмәт хакы фонды – чыгымнарның төп өлеше. Алар
әле яшьләр, аларга, үссеннәр һәм конкурентлыкка каршы көрәшергә сәләтле булсыннар
өчен, 10-15 елга преференцияләр бирсәк, берни дә булмас. IT-өлкә Югары Ослан,
Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе белән генә чикләнми. Анда таможня
җайга салуы да юк. Бу интеллект, ул күчеп йөри. Шуңа күрә, бу тема белән
предметлы эш итәргә кирәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов ТР Элемтә министрылыг
җитәкчелегенә.
Татарстан
Республикасы Президенты сүзләренчә, банк өлкәсе тулаем тотрыкланып килә,
капитал алу мөмкинлеге генә кыен булып кала. “Финанслар алу мөмкинлеге
чикләнгән, – диде ул. – Бүген акчалар алу процедурасы шактый катлаулы. Шуңа
күрә федераль стратегиядә бу хакта да язарга кирәк. Инвестицияләр булмаса,
дүртенче дә, бишенче дә сәнәгать революциясе булмаячак.”
Искәртәбез, 2030
елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе 2015
елда кабул ителгән иде. Узган елның октябрь аенда документ буенча фикер алышуда
Стратегик эшләнмәләр үзәгенең совет рәисе Алексей Кудрин катнашты, ТР
Президенты матбугат хезмәте.