(Казан шәһәре
KZN.RU, 16-нчы октябрь, Алсу Сафина). Янгын куркынычсызлыгы өчен җавап бирүче
хезмәткәрләр эше һәм яңгырлы җәй, агымдагы елның гыйнварыннан сентябренә
кадәрге арада Татарстан башкаласында теркәлкән янгыннар саны кимүгә сәбәп
булды, дип билгеләп үтте бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин. Искәртергә
кирәк, 9 ай эчендә шәһәрдә 463 янгын теркәлгән, бу 2016 елның охшаш периоды
белән чагыштырганда, 9,4% кимрәк.
“Бу җитди
мәсьәләләр. Мондый очраклар артында фаҗига тора. Күпчелек очракта фаҗигаларны
булдырмый калу мөмкинлеге бар”, - дип исәртте шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин
янгыннар саны кимүгә карамастан, үлүчеләр саны артуга игътибар итте. Ел башыннан
янгыннарда 40 кеше җәрәхәтләнгән, 24 кеше үлгән, шуларның 15-е исереклек
хәлендә булган. “Кешеләр исереклек аркасында үлә. Бу гадәттән тыш хәл дә,
форс-мажор да түгел. Биредә сәбәп-нәтиҗә бәйләнеше ачык күренә. Кешеләр җаваплы
булырга тиеш”, - дип ышана Мэр.
Шәһәр башлыгы
билгеләп үткәнчә, янгын куркынычсызылыгы ягыннан риск зонасында торак сектор
тора. “Район администрацияләре башлыклары да, “Водоканал” да бу юнәлештә
системалы эшчәнлекне дәвам итәргә тиешләр”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Гражданнарны
яклау идарәсе җитәкчесе Фердинанд Тимурханов сөйләгәнчә, кышын, ягу сезонында
торак секторда кисәтү чаралары башкарылды – газ, электр җиһазлары, җылылык
системалары тикшерелде.
Ф.Тимурханов
хәбәр иткәнчә, кайбер бистәләрдә күпьеллык проблемалар хәл ителде. Щербаково,
Краснооктябрьский, Кадышево, Березовая роща торак массивларында су башняларына һәм Рожновский башняларына янгын сүндерү машиналарына су
тутыру краннары куелган. Зәңгәр күл һәм Вишневка торак массивларында су белән
тәэмин итү челтәрләре һәм янгын гидрантлары техник яктан төзек хәлгә
китерелгән.
Чираттагы кечкенә
җиңү дип Казан Мэры Займище торак массивында янгын сүндерү суүткәргечен төзүгә 19
млн бүлүне планлаштыруны атады. Тиешле карар ТР министрлар кабинеты тарафыннан
2017 елда кабул ителде. “Хәзерге вакытта Башкарма комитет тарафыннан заказчы
билгеләнде – Капиталь төзелеш идарәсе. Финанс идарәсе этаплап төзелеш эшләрен
финанслаячак”, - диде Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе.
Ул шулай ук, 2017
елда Казан бюджетында янгын куркынычсызлыгын һәм кеше иминлеген тәэмин итүгә
акча бүлү каралмаганга игътибар итте. “Казан бюджетының чыгымнарына әлеге статьяны
кертү мөмкинлеген каравыгызны сорыйм. Бу янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү
буенча эшләрне планлы һәм нәтиҗәле итәргә булышлык итәчәк”, - дип мөрәҗәгать
итте Ф.Тимурханов.
“Кызганычка
каршы, Финанс министрлыгы шәһәр бюджетында бу юнәлештә глобаль характерлы
сорауларга чаралар расламый, әмма без ел саен гадәттән тыш хәлләр очракларына резерв
фондта 100 млн сум тотабыз”, - диде Илсур Метшин.
Чыгышы азагында
Ф.Тимурханов чишелергә тиешле мәсьәләләр арасында “Салават күпере” торак
комплексында янгын депосы, Тирән күл һәм Аккош күлендә янгын машиналары өчен
пирс төзүне атады. “Әлеге объектларны төзү, янгын чыгу очракларында,
машиналарның килү вакытын кыскартачак”, - дип аңлатты Ф.Тимурханов.