(Казан шәһәре
KZN.RU, 16-нчы октябрь, Антон Ноздрин). Бүген эшлекле дүшәмбедә сентябрь ахыры
– октябрь башында телефон террорчылыгы белән очрашкан предприятие һәм
учреждениеләрнең реакциясен, шулай ук иминлек өчен җаваплы хезмәтләрнең эшен
анализладылар. “Безнең нервларның да, хезмәтләрнең дә ныклыгын тикшерделәр”,
диде Казан Мэры Илсур Метшин традицион аппарат киңәшмәсендә. Кешеләрнең массалы
тору урыннарында куркынычсызлыкның ничек тәэмин ителүе хакында эшлекле
дүшәмбедә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең җитәкчесе урынбасары Валерий Саматошенков
хәбәр итте.
Чыгыш ясаучы
сүзләре буенча, Казанда өч көн эчендә (16 сентябрь, 3 октябрь, 5 октябрь)
куелган шартлаткыч матдәләр турындагы шалтыратулар аркасында 89 меңнән артык
кеше эвакуацияләнде. РФ Җинаять кодексының 207 маддәсе (террорчылык акты
турында күрәләтә ялган хәбәрләр) буенча 200 җинаять эше кузгатылды.
“Шалтыратуларны
эшкәртү өчен күп санда шәхси состав һәм махсус техника кулланылды. Мәсәлән, 16
сентябрьдә Эчке эшләр министрлыгының 170 хезмәткәре, Росгвардиянең 50
хезмәткәре, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 60 хезмәткәре, ашыгыч
медицина ярдәменең 11 бригадасы эшләде, 3 октябрьдә 1200-дән артык хезмәткәр, 5
октябрьдә 300-дән артык хезмәткәр көч куйды”, дип хәбәр итте идарә җитәкчесенең
урынбасары.
Казанда, әйтелгән
бер генә адрес буенча да, миналаштыру турындагы мәгълүмат расланмады, дип
билгеләп үтте Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинанд Тимурханов.
Ф.Тимурханов
сүзләре буенча, эвакуация барышы буенча мәгълүмат анализланды, аның нигезендә
шәһәр оешмаларының куркыныч турындагы сигналлар вакытында оператив эшләргә
әзерлеге хакында нәтиҗә ясалды. “Әлеге шалтыратулар безне уңайсыз хәлгә
куймады. Команда-штаблы һәм тактик-махсус укулар барышында, без ел саен мөмкин
булган гадәттән тыш хәлләрне эшлибез. Бу эш үзенең җимешләрен бирде”, - диде
идарә җитәкчесе. Аның сүзләренчә, балалар, миналаштыру турында хәбәрне алгач,
мәктәптән 3 минутта чыктылар.
Идарә җитәкчесе
билгеләп үткәнчә, барлык шәһәр оешмаларына да, миналаштыру турында сигналлар
һәм шалтыратулар алгач, оператив чаралар күрергә әзер булырга кирәк, кешеләрне
кыска вакыт аралыгында эвакуацияләргә, Эчке эшләр министрлыгына, Федераль
куркынычсызлык хезмәтенең дежур төркемнәренә шалтыратулар турында хәбәр итәргә
кирәк.
Фердинанд
Тимурханов уку йортлары һәм экономик объектлар җитәкчеләренә киңәшләр бирде – хәбәрнамә
системаларын, эвакуация юлларын атна саен тикшерегә. “Эвакуация планы – рәсем
генә түгел, ул бик җитди документ. Реаль куркыныч очрагында ул кешеләрнең
сәламәтлеген һәм тормышын саклап калырга сәләтле”, - дип искәртте идарә
җитәкчесе. Шулай ук, даими рәвештә эвакуацияләүне гамәли яктан башкарырга
кирәк.
Илсур Метшин
билгеләп үткәнчә, шәһәр халкын гадәттән тыш хәлләр вакытында, тиз һәм паникасыз
эвакуацияләнү өчен, үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәтергә кирәк. “Тиешле
документлар, эвакуация планы һәр учреждениедә бар. Әмма кешеләрне кәгазьләр
түгел, ә гамәли күнекмәләр коткара”, - дип искәртте И.Метшин.
Валерий
Саматошенков билгеләп үткәнчә, Казанда халыкның күпләп тору урыннарын
террорчылыкка каршы тору буенча федераль закон һәм Россия Хакимияте карары
таләпләренә туры китерү эшләре бара. “Эшләр барышында объектлар комиссиле
тикшерү үтте, 1185 куркынычсызлык паспорты расланды, объектларның
җитешсезлекләрен күрсәткән актлар төзелде”, - дип хәбәр итте идарә җитәкчесе
урынбасары. Аның сүзләренчә, берничә характерлы җитешсезлекләр ачыкланды: видеокамералар
саны аз булу, видео мәгълүматның саклану вакыты 30 тәүлектән ким булу, киртәләү
булмау, яисә аның куркынычсызлык таләпләренә туры килмәве, металл детекторлары
булмау һ.б.
Чыгыш ясаучы
белем бирү учреждениеләрендә куркынычсызлык мәсьәләләренә аерым тукталды. Шәһәрнең
кайбер мәктәп һәм балалар бакчаларында тикшерү җайланмалары алу һәм урнаштыру
сораулары чишелмәгән, кайберләрендә сак, киртәләү юк. Моннан кала, В.Саматошенков
хәбәр иткәнчә, балаларны эвакуацияләү барышында җаваплы кешеләр һава шартларына
җайлашып, эвакуацияләү схемасын карарга һәм урнаштырырга тиеш.
Ул халыкның
күпләп булу урыннарында – 28 парк һәм скверларда – инженерлык һәм техник
чаралар, видео күзәтү, киртәләү, таранга каршы җайланмалар урнаштыру кирәклеге турында
да билгеләп үтте. “Камералар урнаштыру эшләре бара, ләкин киртәләү урнаштыру
сораулары читкә калды. Массалы чаралар вакытында проблема туа”, - дип
ассызыклады Валерий Саматошенков.
Казан Мэры Илсур
Метшин структура бүлекчәләре җитәкчеләренә кыска вакыт эчендә җитешсезлекләрне
юкка чыгарырга кушты. Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, бу чараларны бер көндә
генә башкарып булмый, ләкин аны башкарырга кирәк. “Бу чараларга зур күләмдә
акча кирәк, әмма куркынычсызлыктан да мөһим нәрсә юк, бигрәк тә балалар иминлегеннән”,
-дип билгеләп үтте И.Метшин.