(Казан шәһәре
KZN.RU, 16-нчы октябрь, Алсу Сафина). 19 октябрьдә, Абу-Дабида һөнәри осталык
буенча 44-нче дөнья чемпионаты ябылу тантанасы кысаларында, Казанга “WorldSkills
Competition” флагы тапшырылачак. “Флаг тапшыру – дулкынландыргыч момент. Моннан
соң Татарстанда чемпионатны уздыру вакытына кадәр кире санау башланачак”, -
диде бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы искәртүенчә,
2019 елгы “WorldSkills” дөнья чемпионатына әзерлек 2015 елның 10 августында,
Сан-Паулуда Россиянең ярышларны Казанда уздырырга хокук алуыннан соң, башланды.
Ул вакытта Казан Парижга каршы торды.
“Вакыт тиз үтә,
бурычлар исемлеге зур”, - дип билгеләп үтте И.Метшин. – ТР Хакимиятендәге
хезмәттәшләребез белән, ТР Президенты җитәкчелегендә, без барыбыз да эштә. Һәркем
үз юнәлешен белә. Бурычлар зур җаваплык сорыйлар”. Аерым алганда, Мэр сүзләре
буенча, чемпионат узачак “Казань Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәген үз вакытында
тапшырырга һәм анда тест чаралар уздырырга кирәк булачак. Күргәзмәләр үзәге үз
эченә ярышлар зонасы, павильоннар, галерея, конгресс-холл, күп функцияле заллар,
ресторан ала. Моннан кала, комплекс составына 200 номерлы кунакханә һәм өстәмә ачык
мәйданчыклар кертергә планлаштырыла.
Искәртергә кирәк,
45-нче “Worldskills Competition” чемпионаты Татарстан башкаласында 29 августтан
3 сентябрьгә кадәр узачак. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары
Дамир Фәттахов әйтүенчә, ярышларда 70 илдән 1300-гә якын кешенең катнашуы
көтелә. Конкурсантлар үзләренең осталыкларын 50-дән артык компетенциядә күрсәтәчәкләр.
Казанның Башкарма комитетына “Хезмәт күрсәтү өлкәсе” юнәлешендә 4 һәм “Иҗат һәм
дизайн” юнәлешендә1 компетенция беркетелгән.
“Хәзерге вакытта,
конкурсантларның чемпионатка әзерләнү барышында,Башкарма комитет тарафыннан
дуаль укулар оештырылды. Алар катнашучыларга чемпионатка өстәмә әзерләнү
мөмкинлеге бирәчәк”, - дип сөйләде Д.Фәттахов. – Шулай ук, хезмәт бирү сыйфатын
яхшырту һәм компетенцияләр үзәкләрен кирәкле җиһазлар, кораллар һәм кулланма
әсбаплар белән тәэмин итү буенча программалар әзерләү буенча эш алып барыла”.
Ярышларда катнашучыларның
эшләрен 1 меңгә якын эксперт тикшерәчәк. Һөнәри осталык буенча дөнья
чемпионатын уздыру вакытында 2 мең волонтер эшләр дип көтелә. “Ярышларга 250
мең кеше көтелә, шуларның яртысына якыны – мәктәп укучылары”, - дип хәбәр итте
Д.Фәттахов. Моннан кала, ярышлар кысаларында, мәктәп укучылары арасында 2 яшь
категориясендә (10 яшьтән 14 яшькә кадәр һәм 14 яшьтән 17 яшькә кадәр) “JuniorSkills”
чемпионаты узачак.
Башкарма комитет
җитәкчесенең беренче урынбасары үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, 4-9 декабрьдә
чемпионатны уздыру өлкәсендә тәҗрибә алмашу өчен Казанга “WorldSkills Abu Dhabi”
командасы киләчәк.
Һөнәри осталык
буенча Абу-Дабидагы әлеге чемпионатта Россия җыелма командасы составында
Татарстаннан 8 студент катнаша, алар 7 компетенция буенча ярыша.