(Казан шәһәре
KZN.RU, 17-нче октябрь, Михаил Ченцов). Казан Мэры Илсур Метшин кичә “Салават
күпере” торак комплексында яшәүчеләр белән очрашуда аларның район үсеше һәм
төзекләндерелүе буенча тәкъдимнәрен тыңлады. Биредә яшәүчеләрнең үтенечләрен
Мэр үтәлү вакыты күрсәтелгән исемлеккә җыярга кушты.
Торак комплексны
төзүнең беренче чираты кысаларында 4 квартал төзелә, алар үз эченә 22 йорт ала.
Хәзерге вакытта торак массивта 3009 фатирлык 10 йорт тапшырылган, һәм һәр
тапшырылган йорт белән яшәүчеләр саны артачак. Бүген “Салават күперендә” –
Айрат Арсланов урамында урнашкан 6 номерлы йорт (төзелеш адресы 12-5 номеры)
тапшырыла. Биредә 255 гаилә ачкычлар алачак.
Татарстан
Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан территорияне комплексы үзләштерү бурычы
куелган иде. Бу торак йортлар белән бер вакытта, социаль өлкә объектлары
төзелә, төзекләндерү эшләре башкарыла, юллар ясала дигән сүз. “Азинода торак
йортлар төзелде, 15 елдан соң – балалар бакчалары һ.б., ә “Салават күперендә”
йортлар белән бергә 2 балалар бакчасы төзелде, ә 1-нче сентябрьгә мәктәп әзер
булачак”, - дип билгеләп үтте Мэр.
Казан Мэры торак
массивта яшәүчеләр белән, төзелеш тәмамланганнан соң, “Салават күперендә”
яшәүне уңайлы итү буенча фикер алышты. Очрашуга 30-га якын кеше килде. Яшәүчеләр
исеменнән шәһәр башлыгына Айрат Арсланов ур., 11-нче йортта яшәүче Алена
Шәмсиева мөрәҗәгать итте. Аның сүзләре буенча, биредә яшәүчеләр өчен мөһим
сорауларның берсе булып урам-юл яктыртылуы тора. “Бик караңгы. Балалар Залесныйдан,
Осиноводан мәктәптән икенче смедан соң кайталар – караңгыда. Транспорт та шулай
ук караңгыда йөри. Кул сузымында кеше күренми”, - дип сөйләде ул Илсур
Метшинга.
“Без заказчы һәм
подрядчылар, эшләрен тәмамлап, безгә докумантларны тапшыруларын көтәбез. Бу – вакытлы
мәсьәлә”, - дип белдерде Казан Мэры. Шулай да, шәһәр башлыгы Башкарма комитет
җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжевка бу
сорау чишелешен тизләтергә йөкләде.
А.Шәмсивеа, шулай
ук, җәмәгать транспорты йөреше буенча тәкъдимнәр әйтте. Бердән-бер маршрут
автобуслары шыплап тулы. Моннан кала, аның фикеренчә дублер-юл төзелеш соравы
кискен тора. “Моннан кала, без Юдино юнәлешендә транспорт җибәрүне сорыйбыз. Бездә
балалар сырхауханәсе юк, аналарга Залесныйга кадәр барып, анда икенче автобуска
күчеп утырырга туры килә. Шулай итеп кенә без тар белгечләр кабул итә торган балалар
сырхауханәсенә барып җитә алабыз”, - дип уртаклашты А.Шәмсиева шәһәр башлыгы
белән. Ул шулай ук, 13-нче кварталда педиатр бүлмәсен ачу вәгъдә ителгән иде,
ләкин бу юнәлештә хәрәкәт күренми, дип өстәде. Искәртергә кирәк, сентябрь
азагында “Салават күперендә” олылар сырхауханәсе ачылган иде.
Мэрга песионер
Равия Нәфикова да мөрәҗәгать итте. Ул бирегә оныкларын күрергә килеп йөри. “Кибет
бар, ә менә якын-тирәдә бер генә даруханә дә юк”, - диде ул шәһәр башлыгына.
Киров һәм Мәскәү
районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов сүзләренә караганда, район
хакимияте даими рәвештә бизнес-берләшмәләр белән очрашып тора, эшмәкәрләр
даруханә ачарга вәгъдә итәләр.
Алена Шәмсиева
игътибар иткәнчә, күпчелек кеше биредә мәктәп булмаганга, тулган балалар
бакчалары аркасында, күчми торалар. Мәктәп 1-нче сентябрьгә әзер булачак, дип
янәдән искәртте Мэр. Һәрбересе 260 урынга исәпләнгән 133-нче һәм 134-нче
балалар бакчаларында урыннар калмау сәбәпле, тагын бер балалар бакчасы төзү
турында сорау карала.
Азакта Илсур
Метшин билгеләп үткәнчә, биредә яшәүчеләрнең тәкъдимнәрен һәм үтенечләрен шәһәр
хакимияте белеп тора, һәм ул Алена Шәмсиевага мөрәҗәгать итте: “Сез барлык
темаларны да тирәннән беләсез, минем урынбасарларымнан, район башлыгыннан да
ким түгел. Сезне “Салавт күпере” буенча минем урынбасарым итеп билгеләп була. Рәхмәт
сезгә. Безгә шундый актив кешеләр кирәк”, - диде ул. Мэр Киров районы башлыгына,
яшәүчеләр белән бергә, үтәлү вакытларын күрсәтеп, тәкъдимнәреннән һәм
үтенечләреннән торган исемлек төзергә кушты.
Киңәшмәдә шулай
ук, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин
катнашты.