(Казан шәһәре
KZN.RU, 18-нче октябрь). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле визит белән Абу-Даби
(Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) шәһәренә килде. ТР делегациясе составында Казан
Мэры Илсур Метшин да бар. Республика башлыгы “WorldSkills Abu Dhabi 2017” һөнәри
осталык буенча ярышларның ябылу тантанасында һәм җиңүчеләрне бүләкләүдә
катнашачак.
Бүген Рөстәм
Миңнеханов “WorldSkills Abu Dhabi 2017 һөнәри осталык буенча ярышларның төрле
мәйданчыкларында булырга һәм чемпионат уза торган Абу-Даби Милли күргәзмә үзәге
инфраструктурасын өйрәнергә планлаштыра.
ТР Президентының
шулай ук “Strategic Marketing & Exhibitions” (БГӘ) компаниясе җитәкчесе Дауд
Әл-Шезави белән очрашуы планлаштырылган. Ул Дубайда ел саен уза торган инвестицион
форум директоры булып тора. “Strategic Marketing & Exhibitions” компаниясе
бүгенге көндә БГӘ-дә күргәзмәләр һәм конференцияләр, шул исәптән “WorldSkills
Abu Dhabi 2017” чемпионатын да, уздыра торган алдынгы компания санала. Компания
белгечләре төрле аспектларда, шул исәптән күргәзмәләр индустриясендә дә,
экспертлар исеменә ия.
Ябылу тантанасында
Россия Федерациясенә “WorldSkills” флагын тапшыру булачак. Россия әлеге
чемпионатны 2019 елда Казанда кабул итәчәк. Флагны Россия делегациясе башлыгы –
РФ Хакимияте Рәисе, Казанда “Ворлдскиллс” стандартлары буенча һөнәри осталык
буенча дөнья чемпионатын уздыруга әзерлек
һәм уздыру буенча оештыру комитеты рәисе Ольга Голодецка тапшырырлар,
дип планлаштырыла. Аның белән бергә флагны ТР Президенты, оештыру комитеты
рәисе урынбасары Рөстәм Миңнеханов, шулай ук оештыру комитет әгъзалары – Казан Мэры
Илсур Метшин, “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” Союзы генераль
директоры Роберт Уразов, “Росатом” Атом энергиясе буенча дәүләт корпорациясе
генераль директор Алексей Лихачев, кабул итәчәк, дип хәбәр итә ТР Президенты
матбугат хезмәте.