(Казан шәһәре
KZN.RU, 18-нче октябрь). Абу-Дабида старт алган “WorldSkills Competition-2017” 44-нче
дөнья чемпионаты Казанга әлеге чараны оештыру һәм уздыруда дөньяның иң иң яхшы практикалары
белән танышырга мөмкинлек бирә. Бу хакта бүген БГӘ башкаласының ADNEC күргәзмәләр
үзәгендә үтә торган дөнья чемпионаты ярышлары барышында Казан Мэры Илсур Метшин
хәбәр итте. Татарстан делегациясен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкли.
“Без бирегә яңа
практикалар белән танышырга дип килдек. Һәр киләсе чемпионат – шундый зур
чараны уздыруга яңа караш. Без, өйрәнер өчен, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов
җитәкчелегендә зур команда белән килдек. Без моннан һичшиксез иң яхшы тәҗрибәне
туплап китәрбез, һәм киләсе чемпионат хәзергесеннән яхшырак булсын өчен барысын
да эшләрбез”, - диде И.Метшин журналистлар белән әңгәмә барышында.
Искәртеп үтәбез, “WorldSkills
Abu Dhabi-2017” дөнья чемпионаты быел 14-19 октябрь көннәрендә уза. Ярышларда 1255
һөнәр остасы һәм 1084 белгеч, 60 рәсми һәм техник делегат катнаша.
Чемпионатта 52 компетенция
буенча көч сынашалар. “WorldSkills Russia” милли җыелма командасы барлык
компетенциядә дә чыгыш ясаучы 58 катнашучыдан тора. Татарстаннан җыелма команда
составында 8 студент 7 компетенция буенча катнаша.
Илсур Метшин чемпионатның
оештырылуын югары бәяләде. Ул билгеләп үткәнчә, БГӘ белгечләре белән
хезмәттәшлек булдырылган. “Бар да профессиональ, югары дәрәҗәдә оештырылган,
өйрәтелгән хезмәткәрләр, ачык логистика. Чемпионаттан соң безгә “WorldSkills
Abu Dhabi-2017” оештыручылары киләчәк. Бу гадәти күренеш. 2021 елда инде безне
чакырачаклар. Һәрвакыт алда үткән чарадан яхшырак чара ясарга тырышырга кирәк. “WorldSkills”
белән кызыкыну арта бара. Ике елдан чеспионатта катнашырга теләүчеләр саны
артыр, дип ышанабыз”, - диде Казан Мэры.
Искәртергә кирәк,
чемпионат ябылу тантанасында “WorldSkills” флагы Россия Федерациясе
делегациясенә тапшырылачак – безнең илебез 2019 елда Казанда һөнәри осталык
буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәк.
Ябылу
тантанасында Россия Федерациясенә “WorldSkills” флагын тапшыру булачак. Россия
әлеге чемпионатны 2019 елда Казанда кабул итәчәк. Флагны Россия делегациясе
башлыгы – РФ Хакимияте Рәисе, Казанда “Ворлдскиллс” стандартлары буенча һөнәри
осталык буенча дөнья чемпионатын уздыруга әзерлек һәм уздыру буенча оештыру комитеты рәисе
Ольга Голодецка тапшырырлар, дип планлаштырыла. Аның белән бергә флагны ТР
Президенты, оештыру комитеты рәисе урынбасары Рөстәм Миңнеханов, шулай ук оештыру
комитет әгъзалары – Казан Мэры Илсур Метшин, “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс
Россия)” Союзы генераль директоры Роберт Уразов, “Росатом” Атом энергиясе
буенча дәүләт корпорациясе генераль директор Алексей Лихачев, кабул итәчәк, дип
хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.