(Казан шәһәре
KZN.RU, 19-нчы октябрь, Зилә Гайфи). Казан “WorldSkills-2019” һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты эстафетасын кабул итте. Тантана Абу-Дабида “WorldSkills
Competition” 44-нче дөнья чемпионаты ябылу кысаларында үтте.
Флаг тапшыру тантанасы
Россия делегациясе башлыгы, РФ Хакимияте Рәисе, Казанда “WorldSkills” стандартлары
буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына әзерләнү һәм уздыру буенча
оештыру комитеты рәисе Ольга Голодец катнашында үтте. Чемпионатта катнашучылар
һәм тамашачылар алдында чыгыш ясаганда, Ольга Голодец чемпионатның югары
дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте. Шулай ук, оештыручы илгә кунакчыллык һәм
тәҗрибә туплау мөмкинлеге өчен рәхмәтен белдерде.
Тантана башланыр
алдыннан 2019 елда чемпионатны кабул итүче ил буларак Россияне тәкъдим ителде. Тамашачылар
рус һәм татар халык костюмнарында бию номеры карадылар.
БГӘ вәкиле
кулыннан флагны Казан Мэры Илсур Метшин кабул итеп алды, ул аны оештыру
комитеты рәисе урынбасары, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырды.
Тантанада “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” берлеге гендиректоры
Роберт Уразов, “Росатом” атом энергиясе буенча дәүләт корпорациясе гендиректоры
Алексей Лихачев катнашты.
Россия вәкилләре
флагны Сочига китерәчәк, биредә “WorldSkills флагы эстафетасы” проектына старт
биреләчәк. “WorldSkills Kazan-2019” флагы сәяхәте маршруты 21 илнең 33 шәһәре
буенча үтәчәк. Россиядә флаг төбәк ярышлары үткән шәһәрләрдә булачак. Шуннан соң
флаг 2019 елда Казанда чемпионат ачылу тантанасына китереләчәк. Эстафета җирдә
генә үтмәячәк, дип планлаштырыла: декабрьдә флаг космоска җибәрелергә мөмкин.
Россия
Федерациясе җыелма командасы 11 компетенция буенча медальләр алды, шул исәптән
6 беренче урын, 4 икенче һәм бер өченче урын. Барлыгы 12 медаль яуланды: 6
алтын, 5 көмеш һәм бер бронза. «Мобиль робототехника» компетенциясендә
Татарстан Республикасы катнашучылары Андрей Дюбанов һәм Павел Фадеев ике көмеш
медаль алдылар. «Суыткыч техника һәм кондиционерлаштыру системалары»
компетенциясендә Вадим Поляков алтын медальгә лаек булды.
Искәртеп үтәбез, “WorldSkills Abu Dhabi-2017” дөнья чемпионаты
быел 14-19 октябрь көннәрендә узды.
Ярышларда 1255 һөнәр остасы һәм 1084 белгеч, 60 рәсми һәм техник делегат катнашты.
“Ворлдскиллс” стандартлары буенча һөнәри осталык буенча
45-нче дөнья чемпионаты29 августтан 3 сентябрьгә кадәр 2019 елда Казанда
узачак. Ярышлар 55,1 га мәйданлы “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге
нигезендә оештырылачак, аны 2018 елда төзеп бетерәчәкләр.