(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы октябрь). Казан Россиянең
мәдәни шәһәрләре бишлегенә керде. Сораштыруда катнашкан казанлыларның 93%
шәһәрдә мәдәният учреждениеләре – театрлар, галерея һәм китапханәләр җитәрлек
дип саный.
Шәһәрләрдә мәдәни һәм мәгърифәти мохитнең торышын РФ
Хакимияте каршындагы Финанс университеты тикшерде. Анализ социологик
сораштырулар нигезендә уздырылды. Һәр шәһәрдә 600 кеше сораштыруда катнашты.
Казан Мэры Илсур Метшин “Россия 24” телеканалында туры
эфирда билгеләп үткәнчә, Казанда опера театры, симфония оркестры, музыка һәм
сәнгать мәктәпләре челтәре, музейлар бар. Моннан кала, Татарстан башкаласында туристлар
агымы үсеше күзәтелә. “Татарстан һәм аның башкаласында һәрвакыт зур эш
башкарылды һәм башкарылачак. Казанлылар һәм туристлар фикере буенча, бөек
илебезнең мәдәни шәһәрләре исемлегенә керү безне шатландыра”, - диде Илсур
Метшин.
РФ Хакимияте каршындагы Финанс университеты проректоры,
икътисад фәннәре докторы Алексей Зубец туры эфирда билгеләп үткәнчә, Финанс
университеты мондый тикшеренүләрне берничә ел дәвамында алып бара. “Шуңа күрә,
проект гамәлгә кергәннән башлап, җыелган мәгълүматлар бездә халык биргән бәянең
динамикасын күзәтергә мөмкинлек бирә”, - дип аңлатты ул. “Мәдәни мохиткә
килгәндә, биредә уңай үзгәрешләр. Үзгәрешләрне уңай бәяләгән казанлылар саны
арта”, - дип аңлатты икътисад фәннәре докторы.
Үзләренең шәһәрләренең мәдәни учреждениеләренә иң югары
бәяне Санкт-Петербургта яшәүчеләр биргән. Беренче бишлеккә Грозный, Новосибирск
һәм Мәскәү кергән. Ил буенча бу күрсәткеч 83% тәшкил итә.