Россиянең футбол буенча җыелма командасы “Казан Аренада” Иран белән уйнады
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы октябрь). Россиянең футбол
буенча җыелма командасы Татарстан башкаласында Иран белән 1:1 исәбенә уйнады. “Казан
Арена” стадионында уенны 33 мең 270 кеше күзәтте, алар арасында Казан Мэры Илсур
Метшин да бар иде.
Очрашуның беренче таймы тигез көрәштә үтте. Бер команда да
исәпне ача алмады.