(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче октябрь). Эшкуарлык буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы
советның алтынчы киңәйтелгән утырышы бүген “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында үтте. Чарада республиканың
мунициципаль районнары территорияләрендә эшлекле климатны яхшырту программалары
тәкъдим ителде, Татарстан районнарында эшлекле климатны һәм эшкуарлар
активлыгын тикшерү нәтиҗәләре игълан ителде, бизнес өчен башка актуаль
мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Утырышның
турыдан-туры трансляциясе республиканың әйдәүче массакүләм мәгълүмат чаралары
сайтларында, шулай ук Татарстан Республикасы Хөкүмәте сайтында оештырылды. Залды
барлыгы 460 кеше иде, шуларның 260сы кече һәм урта бизнес вәкилләре.
ТР Президенты
Рөстәм Миңнеханов алып барган утырышта ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР
Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать
Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин, эшкуарлар хокукларын яклау буенча ТР
Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов һ.б. катнашты. Утырышның модераторы
Тимур Әхмәров булды.
Чараны ачып, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Советның
элеккеге утырышыннан соң өч ай үткән (2017 елның 11 июле ).
“Без һәрчак
бизнес өчен проблемалы булган мәсьәләләр турында фикер алышабыз, белгечләрне
җәлеп итәбез, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Фикер алышу нәтиҗәләре буенча каралар
эшләнә, минемчә, болай сезнең белән турыдан-туры аралашу, конкрет сөйләшү
уңышларга китерә. Бүген безнең 30-лап проект төркеме бар, шуларда 1 меңнән
артык эшкуар катнаша. Без барлык проблемаларны да хәл итеп булмаганны аңлыйбыз.
Башка органнар, шул исәптән федераль норматив закон актлары белән кабул
ителергә тиешле карарлар буенча да эш алып барыла”.
Рөстәм Миңнеханов
сүзләренчә, бүген кече һәм урта бизнес мәсьәләләре – конкрет һәм бик җитди мәсьәләләр. Бу илебез
җитәкчелеге, Президент һәм Премьер-министр, парламент һәм министрлыклар
мәсьәләләре генә түгел, бу – беренче чиратта муниципалитетлар мәсьәләләре дә.
“Кызганычка
каршы, бу эш муниципаль дәрәҗәдә һәр җирдә дә тиешенчә куелмаган, – диде Рөстәм
Миңнеханов. – Монда безнең гаеп тә бар, чөнки республика җитәкчелеге эре
проектларга йөз тотты – бу махсус икътисадый зона, сәнәгать парклары һәм
технопарклар. Муниципаль дәрәҗә билгеле бер вакыт үз тормышы белән яшәде”.
Бүген сәнәгать
мәйданчыклары һәм муниципалитетлар буенча аерым эш алып барыла, дип белдерде
Татарстан Президенты, һәм муниципалитетлар башлыклары бу теманы дөрес аңлыйлар
һәм актив хәрәкәт итәләр, бөтен урыннарда да түгел әлегә. Шуңа күрә дә
республика буенча эшлекле климат өлкәсендә муниципалитетларны бәяләү системасы
эшләнде. Мониторингны Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы
Президенты каршындагы Вәкаләтле вәкил гамәлгә ашыра.
“Кече һәм урта
бизнес үзеннән-үзе үсә алмаячак, эшләргә теләкне һәм күнекмәләрне сеңдерергә
кирәк, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Аерым ярдәм төрләре булырга тиеш. Куркып
торасы түгел! Бизнеска килгән кеше сиңа бәйле нәрсәләр булуын һәм сиңа бөтенләй
бәйле булмаган нәрсәләр булуын да истә тотарга тиеш! Бу юлны үтәргә кирәк.
Безнең хакимият һәм закон чыгаручы структуралар моны өстенлекле юнәлеш итеп
куйса, әлбәттә, алга китеш булачак”.
Рөстәм Миңнеханов
билгеләп үткәнчә, республиканың потенциалы гаять зур – республика ҖТП-да кече
һәм урта бизнес өлеше 25%. Әмма алга киткән илләр икътисадында бу сан бөтенләй
башка. “Без кече һәм урта бизнес
бурычларын аңларга тиеш, – диде ул. – Эшкуар – акча эшләргә телүче
кеше. Ул акча эшли, салымнар түли,
башкаларга эш бирә. Урта сыйныфны булдыра. Илнең, төбәкнең, муниципалитетларның
тотрыклылыгы өчен тотрыклы һәм үз-үзен тәэмин итә алырлык урта сыйныф кирәк”
Утырыш барышында
мунициципаль районнарда эшлекле климатны яхшырту программаларын Түбән Кама
мунициципаль районы башлыгы Айдар Метшин, Әлмәт мунициципаль район башлыгы
Айрат Хәйруллин тәкъдим итте.
Татарстан
районнарында эшлекле климатны һәм эшкуарлар активлыгын тикшерү нәтиҗәләрен
Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы
Вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов игълан итте. Рейтинг методологиясен Magram
Market Research компаниясе эшләгән.
Рейтингның
беренче юлларын Биектау, Теләче, Кукмара мунициципаль районнары били. Соңгы
юлларын – Кама Тамагы, Мамадыш, Лениногорск, Аксубай, Зеленодольск муниципаль
районнары.
Эшкуарлык буенча Татарстан Республикасы Президенты
каршындагы советның алтынчы киңәйтелгән утырышы кысаларында күп төрле сораулар каралды.
Азакта Рөстәм
Миңнеханов Советның проект төркемнәрендә катнашучыларга башкарган эшләре өчен
рәхмәт белдерде. “Күп сораулар тиз генә хәл ителми, әмма алар өстендә эшләргә
кирәк. бу юнәлештә эшебезне дәвам итәбез”, - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов
шулай ук хокук саклау органнарына да мөрәҗәгать итте: хокукый вакуум булган
урыннарда кече һәм урта бизнес мәнфәгатьләрен якларга кирәк. “Башта кисәтергә
кирәк – эшмәкәрләргәбулган хаталарын төзәтү мөмкинлеген бирергә”, - дип саный Рөстәм
Миңнеханов.
Муниципаль район
башлыгы ай саен эшмәкәрләр белән очрасша – яхшы, дип саный Р.Миңнеханов. “Проблеманы
хәл итәргә кирәк. Президентыбыз Владимир Путин боерыгы бар – бизнесны үстерү
өчен шартлар булдырырга. Кече һәм урта бизнес мәнфагатьләрен кайгыртырга кирәк.
Әлбәттә, тәртип булырга тиеш, әмма башта кисәтергә кирәк”, - дип китерә Р.Миңнеханов
сүзләрен ТР Президенты матбугат хезмәте.