(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы октябрь, Алсу Сафина). Казан
Мэры Илсур Метшин бүген Юдинода яшәүчеләргә Тимерюлчылар мәдәният сарае үзенең
эшен дәвам итәчәк һәм киләсе елда бистәнең 100 еллыгын бәйрәм итү мәйданчыгы булачак,
дип хәбәр итте. Җирле халык өчен мөһим объектны юбилейга кадәр тапшыру
планлаштырыла.
Казан Мэры Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары
Дамир Фәттахов, Мәскәү һәм Киров районнары администрациясе башлыгы Сергей
Миронов, территориаль идарә буенча тимер юл җитәкчесе урынбасары Александр
Черемнов һәм мәдәният сарае директоры Юрий Тулаев белән берлектә Тимерюлчылар
мәдәният сарае залларын карап чыкты.
Хореография залында “Веселая карусель” хореография
коллективында катнашучылар шөгыльләнә иде. Коллектив җитәкчесе Нелли Конькина
сөйләгәнчә, төркем дәресләре нигездә кичен уздырыла. Биредә 4-5 төркемдә 4
яшьтән 24 яшькә кадәр 60-ка якын кеше шөгыльләнә. Биючеләрнең күпчелеге бистәдә
яши, шулай да мәдәният сараена хореография дәресләренә Залесный һәм Обсерватория
бистәләреннән балалар һәм яшүсмерләр килә. Мэрга хәбәр иткәнчә, хореография
коллективлары шәһәр күләмендә төрле чараларда катнаша: Яшьләр көне, Шәһәр көне
һ.б.
Шуннан соң, шәһәр башлыгы спорт гимнастикасы һәм концерт
залын карады. Биредә “Клаксон” театрының репетициясе бара иде. Барлыгы мәдәният
сарае базасында 21 коллектив шөгыльләнә. Мәдәният сараенда вокал, хореография,
төрле спорт төрләре, мәктәпкә әзерлек буенча дәресләр бар. Түгәрәкләргә 1250-гә
якын бала һәм яшүсмер йөри. Моннан кала, мәдәният сараенда ветераннар хоры бар.
Мәдәният сарае узган ел 90 еллыгын билгеләп үткән. 3,5 мең
кв.м мәйданлы бина соңгы тапкыр 1996 елда капиталь төзекләндерелгән.
Юдино бистәсенең 100 еллыгын бәйрәм итүдә мәдәният сараен
куллану планнары турында шәһәр башлыгына Киров һәм Мәскәү районнары
администрациясе башлыгы Сергей Миронов сөйләде. “Максатыбыз – 100 еллыкны
бәйрәм итү уңаеннан микрорайонда яшәүчеләр өчен инфрастуктураны үстерү. Төп бурычларыбыз
– социаль объектларны төзекләндерү, җәмәгать куллану урыннарын, юлларны һәм
торак фондны тәртипкә китерү”, - дип билгеләде ул.
Казан Мэры бистәдә яшәүчеләр белән аралашты. Юдинолылар
Илсур Метшинга мәдәният сарае ябылу куркынычы булу сәбәпле, кайгыруларын
сөйләделәр. Шәһәр башлыгы мәдәният сарае эшен дәвам итәчәгенә ышандырды. “ТР
Президенты һәм “Россия тимер юллары” президенты Олег Белозеров арасында
мәдәният сараен муниципалитетка күчерү турында килешү бар. Ябылу турында сүз
бармый”, - диде Мэр.
Юдинолылар шәһәр башлыгына мәдәният сарае каршындагы
мәйданчык турында да сөйләделәр. Ул төзекләндерүгә мохтаҗ. “Төзекләндерү булыр,
Алла боерса, сезнең белән киңәшләшербез”, - диде Илсур Метшин.
Искәртергә кирәк, Юдинода 20 мең кеше яши, шуларның яртысы
тимер юлда эшли.