(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы октябрь, Антон Ноздрин). Казанның
тарихи җирлегендә төзелеш һәм реконструкция буенча 12 проект бүген ТР башкаласы
Мэры Илсур Метшин рәислеге астында үткән шәһәр төзелеше советында каралды.
Утырышта катнашучыларга проектларны шәһәрнең баш архитекторы Татьяна Прокофьева
тәкъдим итте.
Т.Прокофьева искәртүенчә, барлык проектлар да алдан советта
каралды һәм шәһәр төзелеше нормативларына туры килә. Беренче булып, Энгельс һәм
Гладилов урамнары киселеше районында торак комплекс төзү проектын карадылар.
Баш архитектор сүзләренә караганда, булган йортларның пропорцияләрен бозмас
өчен, беренче линиядә урта катлы төзелеш планлаштырыла. Квартал эчендә биек
йортлар барлыкка киләчәк. Эшлекле төркем вәкилләре билгеләп үткәнчә, торак
комплекс өчен тиешле социаль инфраструктура булуы шарт: мәктәпләр, балалар
бакчалары. Татьяна Прокофьева сүзләренчә, торак комплекс янында мәктәп төзелеше
дә планлаштырылган, аны торгызу өчен җир карала. Илсур Метшин билгеләп үткәнчә,
бу территория прогрессив булып тора, һәм торак комплекс төзелеше алга таба бу
территориянең үсешенә этәргеч бирәчәк. Эшлекле төркем әлеге проектны яраклы дип
тапты.
Һ.Такташ урамында торак йорт төзү проекты тәкъдим ителде.
Баш архитектор сүзләре буенча, бина Кабан арты мәчете янында урнашачак. Бина
аерым объект итеп түгел, ә “мәчет тирәлеген тулыландыручы” объект буларак
карала. Бу территориядә биеклек буенча чикләүләр бар, шуңа күрә йорт 4 катлы
булачак. Баш архитектор бина фасадының ике төрле вариантын күрсәтте, шуларның
икесен дә комиссия алга таба карауга тәкъдим итте.
Эш барышында Петцольд сыра заводы комплексы территориясендә
реставрация һәм төзелеш проекты каралды. Катнашучылар билгеләп үткәнчә,
проектның торак йортлар төзелергә тиешле өлеше эшләнеп бетмәгән. Тулаем алганда
әлеге проект хупланды.
Утырыш кысаларында катнашучылар тарихи җирлек
территориясендә торак йортлар һәм җитештерү биналарын төзү проектларын да
карадылар.