(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче сентябрь, Михаил Ченцов). “Социаль
туклану һәм азык-төлек департаменты” муниципаль унитар предприятиесен
акционерлаштыру турында бүген эшлекле дүшәмбе барышында департаментның генераль
директоры Гүзәл Ананьева әйтте. Акционерлаштырудан соң департамент тулысынча
миниципалитет милке булып калды.
Илсур Метшин Департаментның яхшы эшчәнлеген билгеләп үтте. Департамент
Казанга гына түгел, республиканың 9 районына, шулай ук Яшел үзән һәм Түбән
Камага, хезмәт күрсәтә. “Без балаларны тәмле һәм сыйфатлы ашату проблемасыннан
башлаган идек. Хәзер Казан мәктәпләрендә 92,4% укучы туклана”, - диде башкала
Мэры.
Искәртергә кирәк, Казанда укучыларны азык-төлек белән тәэми
итү узган уку елында Гомумроссия күрсәткечләреннән 2 тапкыр диярлек артты.
Акционерлаштыру предприятиегә 223 номерлы федераль закон
нигезендә эшләргә мөмкинлек бирде, бу азык-төлек белән тәэмин итүчеләр белән
хезмәттәшлекне гадиләштерү мөмкинлеген бирде. “2017 елда 223 номерлы закон
буенча 984 млн сумлык азык-төлек уйнатылды, 153 млн сум экономияләнде, бу 15,5%
дигән сүз. 44 номерлы ФЗ буенча без 11% экономияли идек”, - диде Г.Ананьева.
“44-нче закон департамент эшчәнлеген вакыт ягыннан чикләп
тора иде, намуссыз тәэмин итүчеләр белән эшләгәндә бу – төп корал. Шуңа күрә,
биредә эшчәнлекне яхшыртырга, ә иң мөһиме намуссыз тәэмин итүчеләр белән эш
йөртмәскә мөмкинлек бирә”, - диде И.Метшин.
Мэр акцинерлаштыру департаментка үзенең эшчәнлеген киңәйтергә
һәм инвестицияләр җәлеп итәргә мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтте. Моннан тыш,
азык-төлек блоклары хезмәткәрләренең түбән хезмәт хаклары проблемасын чишү
мөмкинлекләре дә бар.
Коммерция өлкәсендә департамент эшчәнлегендә уңышлар булуга
карамастан, И.Метшин балалар туклану мәсьәләсе предприятие өчен өстенлекле
юнәлеш булып калуын ассызыклап әйтте. “Яңа юнәлешләр акча эшләү мөмкинлекләре
бирә. Ләкин сыйфатлы балалар туклануы – иң мөһиме. Без һәрвакыт башка миллионлы
шәһәрләр белән үзебезне чагыштырабыз. Күзәтү нәтиҗәләре буенча, безнең
азык-төлек иң сыйфатлысы һәм кулай бәяләсе”, - диде шәһәр башлыгы.
Г.Ананьева сүзләре буенча, башлангыч сыйныфлар өчен ике
тапкыр туклану (1-4 сыйныфлар) – көненә 80 сум, югары сыйныфлар өчен бер тапкыр
туклану – 58 сум тәшкил итә. “Миллионлы шәһәрләр арасында бу иң түбән бәяләр”,
- диде ул.
Предприятие гендиректоры сүзләренә караганда, туклану
процессын оештыру укучылар белән дә, ата-аналар белән дә килешенеп оештырыла. Мондый
эш туклану сыйфатын конрольдә тотарга ярдәм итә. Бу эштәузган уку елында
эшләнгән махсус “Ашадым һәм канәгать” (“Поел и доволен”) мобиль кушымтасы ярдәм
итә. Аның белән 20 мәктәптә 885 укучы куллана. Яңа уку елында кушымта белән
кулланучылар санын максималь зурайтырга планлаштырыла. Бу кушымтаны булдыру һәм
куллану турында мәгълүмат якын арада ашханәләр фойесында эленәчәк.
Моннан тыш, департамент белгечләре мәктәп рестораннарында
ата-аналар белән эш алып баралар, ата-аналар менюдагы ризыкларны авыз итеп
карыйлар, төрле ризыкларны әзерләү буенча мастер-классларда катнашалар, сәламәт
яшәү рәвеше турында әңгәмәләр алып баралар.
“Сез сөйләгән кушымта укучылар белән элемтәнең заманча
коралы булып тора. Алар нәрсә ярата, нәрсәдән канәгать түгел – боларны белеп
булачак, шул ук вакытта сездән дә каршы элемтә булырга иеш. Кушымта аша алар
өчен нәрсә файдалы, сәламәт туклануның организмга йогынтысы турында аңлатырга
кирәк”, - диде И.Метшин.
Азакта шәһәр башлыгы балалар белән кагылышлы һәрнәрсә – Башкарма
комитет һәм шәһәр башлыклары эшчәнлегенең төп юнәлеше булып тора, диде. “Ике
мәктәп ачылды, тагын 3 – төзелә. 134 мәктәп төзекләндерелде, ләкин балалар
сәламәтлеге бу эштә – иң мөһиме. Гүзәл Таһир кызы сөйләгәннәрдән бүген һәм
иртәгә безнең балаларыбызның сәламәтлеге бәйле. Без бу сорауга тиешле игътибар
бирә идек һәм алга таба да бирәчәкбез”, - дип нәтиҗә чыгарды Мэр.