Казан шәһәренең туган көнен һәм Республика көнен бәйрәм итүдә 90 меңнән артык кеше катнашкан
Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре
KZN.RU, 4-нче сентябрь).Шәһәр һәм Республика көннәрен бәйрәм иткән
мәйданчыкларда 90 меңнән артык казанлы һәм шәһәр кунаклары катнашкан. Моның турында
бүген Казан Мэры Илсур Метшин Башкарма комитетта уза торган традицион аппарат
киңәшмәсендә әйтте.
Шәһәр башлыгы, болытлы
көн булуга карамастан, Казан үзенең чираттагы туган көне һәм Республика көнен
тиешле дәрәҗәдә билгеләп үтте, дип ассызыклады. “Хокук бозулар теркәлмәде,
моның өчен хокук саклау органнарына рәхмәт – куелган бурычлар тиешле дәрәҗәдә
үтәлде. Барыгызга да бергәләп башкарган эшебез өчен рәхмәтемне белдерәм, алда
безне яңа бурычлар көтә”, - диде И.Метшин.