(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче сентябрь). Бүген, Белем көнендә,
Казанда Совет районындагы “Седьмое небо” торак комплексында 181 номерлы күп
профильле яңа мәктәп ачылды. Белем бирү учреждениесе парталары артына 700-гә
якын укучы утырды, шуларның 200-гә якыны – беренче сыйныйф укучылары. Яңа уку
елы һәм мәктәп ачылу белән укучыларны һәм ата-аналарны ТР Премьер-министры Алексей
Песошин һәм Казан Мэры Илсур Метшин тәбрикләде.
А.Песошин үткән
уку елының яхшы нәтиҗәләре турында сөйләде. “Безнең укучылар БДИ буенча югары
баллар күрсәттеләр, Россия күләмендәге һәм халыкара олимпиадаларда алдынгы
урыннар алдылар”, - диде ТР Премьер-министры. Ул Татарстанда мәгариф
инфраструктурасына зур игътибар бирелә, дип билгеләп үтте. “1000 мәктәп һәм
балалар бакчалары төзекләндерелде. 2011 елдан 2016 елга кадәр 36 яңа мәктәп
төзелде. Бүген республикада 4 яңа мәктәп ачыла”, - диде А.Песошин. Шуларның икесе
Казанда, Яр Чаллы һәм Биектауда – берәр.
Илсур Метшин микрорайонда
яңа мәктәп ачылуны озак көтелгән вакыйга дип атады һәм ТР Президенты Рөстәм
Миңнехановка һәм Татарстан Хөкүмәтенә рәхмәт сүзләрен ирештерде. “Бүген ике яңа
мәктәп ачыла. Алар безгә бик кирәк, чөнки елдан-ел балалар саны арта”, - диде
шәһәр Мэры.
Шәһәр башлыгы
укучыларны һәм ата-аналрны Белем көне белән котлады. “Балаларның ата-аналарын,
укытучыларны һәм безне шатландыруларын телим. Уңышлы, тырыш һәм бәхетле булыгыз”,
- диде ул.
Җавап сүзләре
белән мәктәп директоры Динә Абдуллина чыгыш ясады. “Бездә бүген икеләтә бәйрәм.
Без мәктәпкә генә түгел, яңа мәктәпкә барабыз”, - диде ул һәм республика һәм
шәһәр башлыкларына, төзүчеләргә рәхмәт белдерде. Шуннан соң, аңа символик зур
ачкыч һәм 100 мең сумлык сертификат тапшырылды.
Яңа мәктәптә яңа
традициягә нигез салынды: тантаналы линейкадан соң укучылар ата-аналары белән учреждение
территориясендә “Беренче сыйныф укучылары аллеясен” утырттылар.
Яңа мәктәп 1224
укучыга исәпләнгән. Биредә берничә фәнне тирәнтен укып булачак, болар ата-ана
һәм хезмәт базары мәнфәгатьләреннән тора. Биредә физика-математика,
химия-биология, мәгълүмати-технологик һәм гуманитар профильләр бар. Шулай ук
мәктәп базасында музыкаль мәктәп эшләячәк. Мәктәптә бассейн, ике спорт залы,
560 урынлык актилар залы, хореография залы һәм радио-кино студиясе эшләячәк.
Алексей Песошин
һәм Илсур Метшин өчен экскурияне директор уздырды. Алар классларны карап
чыктылар, ул вакытта педагоглар беренче класс сәгатьләре уздыралар иде. Казан
Мэры 1 һәм 5 сыйныф укучылары белән аралашты. “Мәктәп – бик шәп”, - диделәр
укучылар һәм бишлегә генә укырга вәгъдә иттеләр.
Мәктәп ашханәсендә
Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты директоры Гүзәл Ананьева Премьер-министрны
һәм Мэрны меню белән таныштырды. Балалар өчен мобиль кушымта эшләнгән. Балалар пешерелгән
ашларга үзләренең бәяләрен шунда билгеләп бара алачак. Зарлар булган очракта,
департамент тиз арада алар өстендә эшләячәк. Илсур Метшин әлеге кушымтага дөрес
тукланы турында мәгълүмат кертергә кушты.
Чарада Казан
Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов, Мәгариф
идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин, Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм
Гафаров һ.б. катнашты.
Билгеләп үтик,
гомуми мәйданы 25,5 мең кв.м булган яңа мәктәпне төзү узган елның октябрендә федераль
максатчан программа буенча башланды. Проект буенча, мәктәп башлангыч һәм урта
блокка бүленде. Башлангыч блокта уку бүлмәләреннән тыш йокы бүлмәсе, китапханә,
дәрестән тыш чаралар уздырылачак ял итү бүлмәсе урын ала. Урта блокта уку
бүлмәләре,лекция аудиторияләре, лингвафон кабинет урнашкан.
Быел белем
көнендә мәктәпкә Казанда 120 мең укучы барачак, шуларның 14,9-ы – беренче сыйныф
укучылары. Татарстан буенча400 мең укучы парта артына утырды.