(Казан шәһәре
KZN.RU, 1-нче сентябрь, Зилә Гайфи). Белем көнендә Казанның Совет районындагы
180 номерлы яңа гимназиядә беренче кыңгырау чыңлады. 1 сентябрьдә Җиңү
проспектында 1224 укучыга исәпләнгән яңа күп профильле полилингваль гимназия
ачылды. Тантаналы линейкада Россия Мәгариф министры урынбасары Людмила
Огородова, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин,ТР
вице-премьеры – ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.
Рөстәм Миңнеханов
укучыларны, ата-аналарны, укытучыларны яңа уку елы белән тәбрикләде. “Бүген
мөһим вакыйга – яңа мәктәп ачыла. Казанда бу икенче мәктәп. Иртән без Чаллыда
яңа мәктәп ачтык. Әлбәттә, балаларыбыз көндәшлеккә сәләтле булсын өчен, яхшы
шартлар булдыру кирәк - бу безнең төп бурычыбыз. Уңышлар, мәктәбегез иң алдынгы
булсын, ә сез иң уңышлы. Бүген ике бәйрәм – Корбан бәйрәме һәм Белем көне. Барыгызны
да бәйрәм белән”, - диде ул һәм мәктәп диреткорына яңа җиһаз алырга сертификат
тапшырды.
Сәламләү сүзләре
белән Илсур Метшин да чыгыш ясады. “Хөрмәтле казанлылар, сезне Белем көне белән
ихластан котлыйм! Шушы кояшлы көнне балаларыбыз бәхетле һәм сәламәт булсын,
белем алсын һәм безне шатландырып торсыннар, дип телим. Бу бик зур бәйрәм – яңа
мәктәп ачыла. Төзүдә катнашкан һәркемгә рәхмәтемне белдерәм. Укытучыларга уңышлар,
укучыларның әлеге мәктәптә үзләрен табуларын телим”, - диде Мэр.
Людмила Огородова
шулай ук Казан укучыларын Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән яңа уку
елы башлану белән котлады. "Белем алу юлына аяк баскан һәркем – безнең дустыбыз.
Безнең беренче сыйныф балаларына бу белем алу юлына басу дигән сүз. Моннан тыш,
яңа мәктәп әле өстәмә белем алу үзәге, биредә балалар спортта, иҗатта яңа
сәләтләрен ача ала һәм педагоглар белән ватанпәрвәрлек һәм гражданлык җаваплыгы
рухында кулга кул барачаклар", - дип ассызыклады РФ Мәгариф һәм фән
министры урынбасары.
Людмила Огородова
шулай ук РФ Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильеваның котлау хатын укыды. “1
сенябрь – һәрвакытта да яңа этап башы. Аның нәтиҗәләре киләчәк тормышны билгели.
Белем көнендә без уртак эш башлыйбыз. Һәркем бу юлны үзенчә үтәчәк. Бүген яңа
буын тууына ышанам. Мәгариф һәм фән системасы моның өчен барысын да эшләячәк”,
- дип укып чыкты Л.Огородова.
Сәламләү сүзләреннән
соң мәктәп дирекоры Илдар Саяховка символик ачкычны “Ак таш” ҖЧҖ генераль
директоры Газинур Әхмәтов тапшырды. Илдар Саяхов, үз чиратында, республика һәм
шәһәр башлыкларына яңа мәктәп өчен рәхмәт әйтте.
Тантаналы линейка
һава шарлары очыру белән тәмамланды. Беренче кыңгырауны Рөстәм Миңнеханов һәм
беренче сыйныф укучысы бирде.
Илдар Саяхов кунакларга
мәктәп буенча экскурсия үткәрде. Людмила Огородова, Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур
Метшин китапханә, уку класслары, ашханәнә, спорт залын карап чыктылар. Спорт залында
кызлар өчен гимнастика һәм малайлар өчен көрәш буенча дәресләр бара иде.
Исегезгә төшерик,
әлеге микрорайонда мәктәп төзү соравы белән җирле халык мөрәҗәгать иткән иде. Гимназия
1224 укучыга исәпләнгән, гомуми мәйданы 25,8 мең кв.м.
Яңа уку елында
гимназия парталары артына 1000 укучы утырды, 38 класс оештырылды. Гимназиядә
белем бирү системасы ике төп юнәлешкә исәпләнә: филология (тел белеме) һәм
мәгълүмат-технологияләр профиле.
Конкурс нәтиҗәләре
буенча, мәктәп директоры итеп Илдар Саяхов билгеләнде. Ул элек Яңа Савин
районының 7 номерлы интернат-лицеенда директор урынбасары иде.